Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:11

Русиядә эсселек чигенми һәм яңадан-яңа янгыннар арта гына бара. Әлеге төтен шәһәрләрне, авылларны да урап алды. Бер яктан халык эсселектән интексә, икенче яктан газ томаныннан җәфа чигә. Мәскәүдә үлүчеләр саны бермә-бер арткан.

Түбән Новгородның бер кечкенә авылында яшәүче Иван Евангулов авырлык белән генә урман хуҗалыгы бинасы каршындагы эскәмиягә утыра. Әлеге урманда кайчандыр мул булып наратлар һәм каеннар үскән булган. 1940 елның уртасыннан башлап ике дистә ел дәвамында урманчылыкта эшләгән Евангулов хәзер инде заманындагы кебек контрольдән чыккан янгыннарны туктату аның хәленнән килмәвен әйтә.

“Утның киңлеге 2-4 чакрымда сузыла һәм өскә таба ул 35-40 метрга җитә. Шуны күз алдына китерә аласызмы. Аны берничек тә туктатып булмый. Анда торган янгын сүндерү машиналары борылды да китү ягын карады”, ди ул.

Евангулов кебек ул чакта урманны саклау белән меңнән артык кеше шөгыльләнгән. Чөнки совет заманында бу эш төптән көйләнгән булган. Дәүләт урман хуҗалыгы һәм җәлеп ителгән өстәмә көчләр беренче чиратта янгынга каршы тору белән шөгыльләнгән.



Ләкин урман хуҗалыгы өлкәсе кануннарына кертелгән үзгәрешләр бу тармакны бөтенләй диярлек саклаучысыз калдырды. Шуның нәтиҗәсе буларак инде ничә атна рәттән Русиядә бер-бер артлы урманнар яна. Меңнәрчә гектар агачлар юк булды. Урманнардан ут авылларга да күчте, йортлар янды, 50дән артык кеше үлде.

Илдә бик сирәк калган урман яклаучыларны берсе булган Евангулов эсселекнең дәвам итүе һәм җилнең көчле булуы хәлне тагын да катлауландыруын әйтә.

“Көчле җил күтәрелде дә, янгынны сүндерү эше бөтенләй контрольдән чыкты. Һәм ул ут бөтен районга таралды, монда таба да килде. Аннары җил алмашкач тагын башка якка үрмәләде”, ди ул.

Ут белән көрәш

Хәзерге вакытта Русиядә 170 мең гектарда 500дән артык урман һәм торф янгыннары дәвам итә. Бу котычкыч хәл белән көрәшкә бик күпләр - армия солдатлары да, чит илләр дә, аерым алганда Болгарстан һәм Франция, кулларына керәк тоткан гади кешеләр дә чыкты. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аларның саны 162 мең кешегә җитә дип белдерә, шул ук вакытта 26 мең техника җәлеп ителгән.

Янгыннар арткан саен җәмәгатьчелек тә канәгатьсезлеген күбрәк сиздерә. Халык монда гаеп янгынга каршы көрәш чараларын киметкән һәм урман хуҗалыгы идарәсе канунына яңа үзгәрешләр керткән хөкүмәттә дип саный.

Чөнки советлар заманында уңышлы гына эшләп килгән дәүләт урман хуҗалыгы хезмәте 90нчы еллар башында кыскартыла. Ә 2007 елны кабул ителгән урман кодексы бөтенләй урманнарны күзәтүне дәүләт карамагыннан җирле хакимияткә төшерә.

Гринписның урман хуҗалыгы белгече Алексей Ярошенко сүзләренчә, әлеге кодекс совет заманында булдырылган системаны бер көндә юк итте, урман саклаучыларның 75% кыскартылды һәм бу вазыйфа бүлмәдә утырып эшләүчеләргә йөкләнде.

“Урманчылар хәзер юк. Әлбәттә бу эш белән шөгыльләнеп офиста утыручылар бар, бу кешеләр кайвакыт урманда нидер эшли. Әмма нигездә алар кәгазьләр яза, бюрократия белән шөгыльләнә. Шуңа инде 3, 5 ел урман саксыз яши”, ди ул.

Яңгыннар арткан саен урман кодексы темасын кузгатучылар күбәя. Заманында бу канун өлгесе экологлар һәм төбәк хакимияте вәкилләре арасында канәгатьсезлек тудырган иде. Ул чакта ук янгыннар саны артырга мөмкинлеге фаразланды.

Түбән Новгород Выксунски районында элек урманны саклаучы булып эшләгән Андрей Горелов әйтүенчә, хәзер урманчылар күпкә азайды.

“Элек мин урманчылыкта оста булып эшләгәндә без 30га җитә идек. Шуларның 17се урманчылар, аларның ярдәмчеләре, ике оста идек һәм тагын кешеләр бар иде. Һәм мондый янгын чыкканда тизрәк укмашып аны сүндерү эшенә керешү гадәти булды. Шулай ук башкаларны да чакыра идек. Ә хәзер бу эшләрне башкарырга кеше юк”, ди ул.

Шәһәрләр төтенгә баткан


Соңгы көннәрдә телевидение еш кына Русия премьер-министры Владимир Путинның янгын нәтиҗәсендә йортсыз калган халыкка дәүләт ярдәмен вәгъдә итүен һәм җирле җитәкчеләрнең сүгүен күрсәтә.

“Moscow Times” басмасының сәяси күзәтүчесе Юлия Латынина исә “чынлыкта моңа җаваплы бер генә бюрократ бар һәм ул Путин. Ахыр чиктә нәкъ Путин 2007 елны урман кодексын имзалады”, дип язды.

Heritage Foundation нан күзәтүче Евгений Волк исә җәй көнне мондый куркынычлар артканы мәгълүм булуын һәм шуңа халыкның ни өчен Кремль алдан ук моңа каршы әзерлек чаралары күрмәвенә аптыравын әйтә.

“Торф һәм урман янгыннары Русиядә эсселектә инде дистә еллар дәвамында кабатлануы беркемгә дә сер түгел. Монда бернинди дә гаҗәп әйбер юк. Бары шунысы гына сорау булып кала. Инде алдан ук эссе җәй көтеләсе әйтелгәч ни өчен янгынга каршы көрәш чараларына әзерлек күрелмәгән”, ди ул.

Урман янында урнашкан авылларда яшәүчеләр һәр таңны курку белән каршы ала. Чөнки әледән-әле яңа янгыннар чыга тора. Шәһәрләр, авыллар төтен өчендә утыра. Халык битлек киеп йөрсә дә, белгечләр инде бу гына булышмый, берничә катлы юеш битлек кирәк булуын әйтә.

Эсселек һәм торфлы газ сәбәпле, Мәскәүдә көн саен 700ләп кеше үлә. Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Андрей Сельцовский сүзләренчә, элек бу сан күп дигәндә 380 кеше булган.

Ашыгыч ярдәм чакыртучылар да кинәт арткан. Аеруча да башларына кызу суккан өлкәннәр хастаханәләргә мөрәҗәгать итә. Әмма ашыгыч ярдәм машиналары да барысын да алып китәргә ашыкмый, бары хәлләре бик авыр булганнарга гына өстенлек бирәләр.

Ашыгыч ярдәм машиналарында йөрүче табиблар кондиционер булмаудан зарлана. Көн дәвамында машинада температура 50 градуска кадәр күтәрелә. Хәтта хәле авырайган кешеләргә эчерү өчен суны да аларның үзләренә сатып алырга туры килә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG