Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья мөселманнары Рамазан аен каршылый


Бүген кояш баегач дөнья мөселманнары беренче тәравих намазына җыелачак. Татарстан мәчетләрендә инде барлык әзерлек чаралары күрелгән. Иртәгәдән халык уразага керешә. Быел 17 сәгать ураза тотасы.

Русия мөселманнары өчен быел ураза эсселек хөкем сөргәндә башлана. Шуңа аны бераз куркыбрак каршы алучылар да бар. Ләкин Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев ураза бары сәламәт кешеләргә генә тиешле булуын әйтә.

Халкыбыз бу айны электән үк зур әзерлек белән көтеп алган. Иң тәмле ризыклар да уразага дип сакланган, совет заманында әби-бабаларыбыз аны яшертен тоткан.

Әлбәттә хәзер боларның барысы да бер хәтирә кебек кенә сөйләнә. Чөнки Рамазанга алдан ризык әзерләү гадәте үткәндә калды, ураза тотуга да аяк чалучы юк. Мөселманнар рәхәтләнеп иртән сәхәрдә тәмле ризыклар ашый, кояш баегач туганнары, якыннары белән ифтар мәҗлесләренә җыелып сыйлана.

Күбрәк йокларга, физик күнегүләрдән тыелып торырга

Соңгы вакытта уразаның файдасы турында кайбер галимнәр дә сөйли башлады. Аңлашыла ки, ураза файда өчен түгел, ә Аллаһы ризалыгы өчен тотыла, әмма шулай да моңа күпләр колак сала.

Ураза тәнне симерүдән саклый, елга бер тапкыр булса да кеше организмы ял итеп ала. Мөселман календаре язуынча, бу кешенең нерв эшчәнлегенә уңай тәэсир итә, холыкның тотрыклыгына китерә, бәвелдәге тозларның кристаллашуын тоткарлый.

Шуңа да карамастан табиблар хроник авырулары булучыларга ураза тотмаска киңәш итә. Быелгы эссе көннәрдә аеруча да сак булырга кирәк.

Моннан тыш көне буе уразада булып кичкә таба ашказанны тутырып кую да ашказаны асты бизе, бавыр, ашказаны, эчәкнең хроник авыруларыннан интегүчеләрнең хәлен авырайтырга мөмкин. Табиблар бу очракта ризыкны бүлгәләп һәм бертигез вакыт аралыгында кабул итәргә киңәш итә. Шул вакытта организм азыкны кабул итәргә алдан ук әзер булачак.

Ризыктан тыш табиблар йокыга да аерым игътибар бирә. Алар ураза тотучының йокысы җитәрлек булырга тиешлеген әйтә. Физик эш белән мавыкмаска киңәш итә. Шулай ук акыл эшчәнлеге белән эшләүчеләрнең шактый энергиясе сарыф ителүен искәртә.

Ураза нияте

Ураза таң беленүдән алып кичке кояш алынуга кадәр тотыла. Ягъни кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап бетереп, фарыз уразаны тоту өчен ният кылына:

“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә”.

Мәгънәсе: Аллаһ Тәгалә өчен ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш батканга тикле Рамазан уразасын тотарга ният кылдым.

Кояш баегач исә бер чеметем тоз, су, хөрмә кебек татлы җимешләр белән авыз ачыла һәм түбәндәге дога укыла.

“Әллааһүммә ләкә сүмтү үә бикә әәмәңтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффарарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.

Мәгънәсе: Аллаһым шушы уразамны мин Синең өчен тоттым һәм мин Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәүәккәл иттем. Һәм Синең ризалыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка.
XS
SM
MD
LG