Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:10

Кайбер белгечләр сүзләренчә, республикада җыелган уңыш еллык ихтыяҗны капламаска мөмкин. Җитмәгәнне күршеләрдән алалар, маяга да чират җитте.

Татарстанда инде 99% кырларда урып-җыю тәмамланган, бүгенге көндә 670 мең тоннага якын икмәк җыелган, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар. Элегрәк, Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, быелгы корылык аркасында уңыш 1 миллион тоннадан артмаячак, дип әйткән иде. Чынбарлыкта җыелган икмәк күләме 700 тоннага да тулмаска мөмкин.

Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклар берләшмәсе башлыгы Камияр Байтемиров, республика өчен 700 тонна аз, дип белдерә. Ул фуражга ашлык җитмәячәк, дип саный.

Аның сүзләренчә, республика ашлыкны читтән алмакчы, аның өчен бюджетыннан акча бүленеп бирелгән, аның бер өлеше инде сатып алынган. Шулай ук Федераль үзәктән дә ярдәм сораганнар, дип әйтә Байтемиров.

Корылыкка кадәр башаклар тулы иде
Татарстан хакимиятләре, районнарга үзләренә күршеләр белән элемтәгә чыгарга киңәш итә. Мәсәлән, Мамадыш районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Марат Минһаҗев әйткәнчә, чәчүгә орлык җитмәгән очракта, алар аны Киров өлкәсеннән алырга план кора. Әлегә күршеләрдән 2 400 тонна икмәк сатып алу турында сүз бара.

Мамадыш районында да урып-җыю эшләре тәмамланып килә. Минһаҗев әйткәнчә, быел уңыш күпкә ким. Бу районда гектарыннан 9,5 центнер гына җыела. Бу үткән ел белән чагыштырганда, ике тапкырга диярлек азрак.

Күршеләрдә дә корылык булган булуын, әмма анда уңыш әйбәтрәк көтелә. Киров өлкәсендә мәсәлән, гектарыннан 25 центнер алалар, 40 булган урыннар да бар, ди Мамадыш районы вәкиле.

Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел илдә 65-60 миллион тонна икмәк җыелыр дип фаразлана.

Маяда булган 9,5 миллион бөртекләр һәм үткән елдан калган 21 миллион тонна икмәкне санаганда, бу елга илнең ихтыяҗлары капланачак, дип белдергән Русия хөкүмәте рәисе Владимир Путин. Бер елга Русиягә 78 миллион тонна ашлык кирәк.

Путин икмәкне Русиянең Интервенция фондыннан алырга кушкан. Корылыктан зыян күргән төбәкләргә ярдәм дә шушы фондтан таратылырга тиеш.

Илдә үзендә кыенлыклар булу сәбәпле, Русия хакимиятләре ел ахырына кадәр ашлыкны чит илләргә сатуны туктатып тора. Кайбер белгечләр бу шартларда икмәккә, онга бәяләрнең артуын фаразлый.

XS
SM
MD
LG