Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:21

Мәскәүне янә төтен каплады


Урман янгыннары нәтиҗәсендә Мәскәүне кабат төтен каплады.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматынa караганда, урман янгыннары нәтиҗәсендә үлгәннәр саны 50 кешедән артты.

Министрлык, ил буйлап 190 мең гектар аланда 554 янгынның сүндерелүен белдерде. Янгыннарның Урал төбәгенә җәелүе сәбәпле илдәге атом станцияләре дә куркыныч астында.

Челлә 22 төбәктә дәвам иткән янгын сүндерү тырышлыкларын комачаулый.

Соңгы 130 елда күрелгән иң эссе һава хөкем сөргән Русиядә, янгыннардан миллион ярым кешенең зыян күрүе белдерелә.

Янгын корбаннары өчен ачылган хәйрия хисабына шәхси 12 мең доллар биргән Русия президенты Дмитрий Медведев янгын төбәкләрен зиярәт итүне дәвам итә.

Мари иле республикасына барган Медведев, ялда булуын өйрәнгән урман идарәсе башлыгына кискен тәнкыйть белдерде.

Икенче яктан НАСАның Русиянең көнбатыш төбәге өстендә 3 мең чакрым киңлектә томан болыты күрүе хәбәр ителә.

Белгечләр, таралган торф төтендә күмер һәм башка зыянлы газлар булуын кисәтеп, халыкка битлек киеп йөрергә киңәш итә.

XS
SM
MD
LG