Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:55

Алман ТВ каналы сәхәр һәм ифтар вакытларын күрсәтеп барачак


Германиянең RTL-II телевидение каналы Рамазан ае дәвамында сәхәр һәм ифтар вакытларын күрсәтеп барачак.

RTL II ТВ каналы җитәкчелеге белдерүенчә, алар барлык дин вәкилләре мәнфәгатьләрен истә тотып эшли.

"Интеграция турында күп сөйләргә мөмкин, ләкин без аны шушы рәвешле гамәлдә эшләргә булдык", ди ТВ җитәкчелеге.

Бүген кояш баегач, дөнья мөселманнары беренче тәравих намазына җыелачак. Иртәгә ураза башлана.

Ураза башланырга бер көн алда Төркиянең диния назәрәте үз белдерүендә: "Эссе һавада авыр эштә эшләгән кешеләр сәламәтлегенә зыян килүдән шикләнсә, уразаны соңыннан тота ала", диде.

Диния назәрәте уразаны "гыйбадәт нияте белән ашау-эчүдән һәм җенси мөнәсәбәттән тыелып тору" дип аңлата.

Ялгыш онытылып китеп ризык кабу уразаны бозмый, бары тик авызны чайкап аны дәвам итәргә генә кирәк. Шулай ук юыну, авызны су белән чайкау яисә ислемай сөртү дә рөхсәт ителә.

XS
SM
MD
LG