Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ хәрби чыгымнарын кыскарта


АКШның саклану министры Роберт Гейтс, кораллы көчләрне саклау һәм яңарту максатында булган чыгымнарны киметү планын игълан итте. План буенча армия югары җитәкчелегендә кыскартулар кертеләчәк.

План буенча 50 генерал һәм адмирал вазыйфаларын бетерү һәм контракт белән эшләгән хәрбиләрнең санын киметү карала.

Роберт Гейтс белдерүенчә, 3 ел дәвамындa һәр ел саен контракт белән эшләгән хәрбиләр саны 10% кыскартылачак.

Саклану министры әйтүенә караганда, барлык кыскартулар 2000 елдан бирле арткан югары хәрби вазыйфаларның нибары 50% тәшкил итә.

Кушма Штатларның саклану министры Роберт Гейс биш елда 100 миллиард доллар экономияләү бурычын куя.

2001 елдан бирле АКШ хәрби бюджеты ике тапкырга артып 700 миллиард долларга җиткән иде.
XS
SM
MD
LG