Accessibility links

Кайнар хәбәр

IV татар яшьләре форумына әзерлек бара


Татарстан хөкүмәте дүртенче бөтендөнья татар яшьләре форумын уздыру өчен дүрт миллион ярым сум акча бүлеп бирде. Яшьләр җыены Казанда 27-31 августа үтәчәк. Форумда милли хокукларны яклау, 2010 елның октябрендә узачак җанисәптә татарларны төрле төркемнәргә бүлгәләүгә, милләтара нәфрәткә каршы тору юллары турында да сүз булачак.

Яшьләр җыенын Бөтендөнья татар конгрессы, яшьләр форумы бюросы мәдәният һәм яшьләр эшләре, спорт министрлыгы ярдәмендә үткәрә.

28 августта пленар утырыштан тыш, алты секция эшләячәк. Яшьләр күренекле галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре белән бердәм татар мәгълүмат кырын булдыру; глобальләшү чорында милли үзенчәлекләрне саклау проблемасы; милли үзенчәлекләрне саклауда дини кыйммәтләрнең урыны; яңа татар элитасын булдыру; татар яшьләре оешмаларын матди яктан тәэмин итү юлларын эзләү; күпмилләтле илдә милли мәгариф киләчәге турында фикер алышачак.

Болардан кара “Татар милләте бердәмлегенә XXI гасыр карашы” дип аталган түгәрәк өстәл сөйләшүе үтә. 29 август көнне исә яшь лидерлар өчен татар телен һәм мәдәниятен саклау, үстерү юллары турында остаханә (мастер-класс) оештырылыр дип көтелә.

29 августта яшь татарлар танылган спортчылар белән очраша, аннан соң Кырлай авылына бара. Шулай ук 27 августта Тинчурин театрында, 29 август көнне “Казан” милли-мәдәни үзәге каршында концерт та оештырыла.

Милли хокукларны ничек якларга?

Татар яшьләре форумы рәисе Руслан Айсин сүзләренчә, белгечләр яшьләргә форум барышында татар мәхәлләсен булдыру юллары, милли хокукларны яклау ысулларын аңлатачак. Моның өчен хокукчы Борис Пантелеевны да чакырганнар. Бу урында шунысын әйтергә кирәк, Пантелеев – бердәм дәүләт имтиханын бары урысча гына бирү карарын Страсбург мәхкәмәсенә биргән Аида Камалованың адвокаты.

“Белгечләр яшьләргә туган телне, мәгарифне кануннар нигезендә дәүләт оешмалары каршында якларга өйрәтәчәк. Әлеге кешеләр теоретиклар гына түгел, бу өлкәдә уңышлары да бар”, ди Айсин.

Форум кискен фикерләрдән ерак

2009 елда Русиядә татар теле икенче дәүләт теле итү максатында имзалар җыю эшен башлаган яшьләр форумы хәзер мондый кискен фикерләрдән ерак тора. Руслан Айсин моны Русиядәге сәяси вәзгыятьнең демократик илләрнекеннән аерылып торуы белән аңлата. Шулай да форум делегатларының таләпләре бар.

Руслан Айсин
“Без милли компонент милли мәгариф системасына кайтарылырга тиеш дип саныйбыз. Чөнки мәгариф булмаган халыкның киләчәге юк. Аннан милләтара нәфрәткә, шовинизм турында сүз булачак. Шулай ук татар яшьләренә җанисәп уңаеннан мөрәҗәгать әзерләнә. Гомумән, халык санын алу вакытында хәрәмләшүгә каршы торырга, милли оешмалар халыкны үзе дә санарга тиеш”, ди Руслан Айсин.

Форум барышында яшьләргә җанисәптә болгар, керәшен, мишәр, себер татары дип язылмыйча, үзләрен бары тик татар дип кенә күрсәтү мөһимлеге аңлатылачак. Яшьләр исеменнән халыкка: “Без бердәм, этномәдәни һәм дини төркемнәргә бүленмәс милләт” дигән мөрәҗәгать кабул ителәчәк.

Айсин: Татарлар башкортлар юлыннан бармый


Мондый милли җыеннар вакытында федераль хөкүмәтне тәнкыйтьләү гадәти күренеш. Узган форумда тәнкыйть рәсмиләр тарафыннан әйтелмәсә дә, моны милләтчеләр, делегатлар эшләде. Әмма Уфада июнь узган башкорт корылтаеннан соң Башкортстанда хакимият алышыну – бу үзенә күрә милли хәрәкәтне, республикаларны куркыту алымы булды. Форум рәисе Руслан Айсин исә татарлар башкортлар кебек Мәскәү белән бәхәскә керми дип белдерә.

Ул Башкортстан хакимияте милли хәрәкәттән файдаланды дип санаса да, Татарстанда мондый хәл, бигрәк тә яшьләр форумында күзәтелми дип уйлый.

“Татарстанда хакимият алмашу проблемасы юк. Бездә тыныч, толерантлык, республика үсә. Гомумән, сәяси проблема юк. Чөнки хакимият белән татар җәмәгатьчелеге стратегик яктан бер юнәлештә бара. Әлбәттә, эчтәлек ягыннан бәхәс бар инде. Ул шулай булырга тиеш тә. Әгәр дә бәхәс булмаса, сазлык хасил була. Ә елга агымы булсын өчен бәхәсләшү булырга тиеш”, ди Руслан Айсин.

Суверенитет юбилее уңаеннан

Дүртенче татар яшьләре форумы Татарстанның дәүләт бәйсезлеге декларациясен кабул иткән көннәрдә уза. Шуңа юбилей уңаеннан “Казан” милли-мәдәни үзәге янында концерт әзерләнә, ул көн турында чыгышлар көтелә.

Айсин әйтүенчә, шулай ук пленар утырышта, секцияләр вакытында декларациянең әһәмияте аңлатылачак.

“Декларация кабул итү татар халкына өчен зур этәргеч булды. Мәдәниятне, телне саклый алдык, үстердек. Татарстан конституциясе нигезендә читтәге татарларга ярдәм итә алабыз. Әлбәттә, суверенлык декларациясен кабул итүнең халыкка, республикага нинди үзгәрешләр китерүе турында делегатларга сөйләргә уйлыйбыз”, ди Айсин.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2004 елдан бирле ике елга бер тапкыр үткәрелә. Форум бюросы, аның төбәкләрдәге оешмалары милли яшәешне булдыру, туган телне саклау, үстерү, милли горурлык тәрбияләү эшен алып бара.
XS
SM
MD
LG