Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:26

Чиләбе өлкәсендә атом-төш үзәкләре булган ике ябык шәһәр Снежински һәм Озерскида гадәттән тыш хәл кертелгән. Бу шәһәрләргә урман янгыннарының якынлашуы белән бәйле.

Чиләбе өлкәсендә урманнар яна. Зур урман янгыны Русиянең мөһим атом-төш үзәге булган Снежински шәһәренә куркыныч тудырды.

Бу янгынны тизрәк туктатуның әһәмиятен аңлап, Русиянең гадәттән тыш эшләр министрлыгы Уралдагы боралаклар янына Липецки шәһәреннән дә бер Ми-8 боралагын җибәргән. Алар көн саен янган урман өстенә 57 тонна су ыргыта. Бу янгынны сүндерүдә 500 кеше катнаша.

Свердлау өлкәсеннән килгән урман янгыны башта Снежински шәһәренә 15 километр якынлыкта ике гектарлык мәйдан биләсә, тиз вакытта яну мәйданы җиде гектарга җитә. Янгын урманның сазлы урынында булганга, анда янгын машиналары керә алмый. Янгынны боралаклар һәм су тутырылган махсус җайланмалар (ранецлар) ярдәмендә сүндерәләр.

Русиянең гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу: “Федераль атом-төш үзәге Снежински янындагы янгынны көндезен генә түгел, тәүлек буе туктамыйча сүндерергә кирәк”, дип белдерде.

Шәһәргә, аның хәрби объектларына зыян китермәсен өчен, янгын 15 километр озынлыкта, 4 метр киңлегендәге махсус минерал чокырлары белән уратып алына.

“Хәзер чокырның киңлеген 6 метрга җиткереп, 4 км озынлыгында икенче рәт чокыр да эшләнә”, дип хәбәр итә Чиләбенең гадәттән тыш хәлләр үзәге. “9 августта янгынның Снежинскига якынлашуы туктатылды. Хәзер инде торак йортларга һәм башка объектларга зыян килү куркынычы юк һәм бу янгынны бөтенләй сүндерү эшләре алып барыла”.

Галимнәр шәһәре

Снежински шәһәре тарихыннан кыскача мәгълүмат биреп китү урынлы булыр. Советлар Берлегенең беренче атом-төш һәм водород бомбалары Арзамас-16 шәһәрендә эшләнде. Хәзер ул шәһәр Саров исеме белән билгеле, ә XIV гасырда монда Сарыкылыч дигән татар шәһәре булган. Бу шәһәрнең исеме дә кораллар белән бәйләнгән булса да, атом кораллары тулысынча монда эшләнсә дә, Совет хөкүмәте атом кораллары җиткерүнең зур өлешен Урал артына күчерергә карар чыгара.

Арзамас-16да эшләгән шактый күп физиклар, химиклар, башка белгечләр, 1955 елда Уралга күчеп, яңа физика-техника институтын төзиләр. Бу академик Забабахин исемендәге Бөтенрусия гыйльми-тикшеренү институты мөһим хәрби тикшеренүләр үткәрә һәм Русиянең атом-төш кораллары үсешенә зур өлеш кертә.

Лабораториянең беренче корпуслары Көньяк Уралның бик матур урынына Сонгул, Иткүл, Синара һәм Силач күлләре белән уратылып алынган җиргә төзелә. Институт Русатом карамагында булып, озак еллар нык яшертен сер булып саклана.

Чиләбе белән Екатеринбург шәһәрләреннән якынча бер ераклыкта урнашкан беренче лабораторияләрне башта “21нче мәйдан” дип атыйлар. Аннары янәшәдәге шәһәр исеме белән “Касли-2” дип йөртәләр, 1959-1966 елларда бу объект “Чиләбе-50” дип атала. 1967 елдан бу ябык территорияне “Чиләбе-70” дип атыйлар. Ә инде 1993 елда бу ябык зонага шәһәр статусы бирәләр һәм Снежински дип йөртә башлыйлар.

Хәзергә кадәр Чиләбе харитасында Снежински шәһәре юк, аның урынында яшел тап кына бар. Бу ябык Снежински шәһәренә хәзер дә махсус таныклык белән генә кереп була.

Русиянең атом-төш коралларының күпчелеге шушы фән үзәгендә уйлап табыла. Атом-төш коралларының уникаль музее да Снежински шәһәрендә. Анда тарихта иң көчле саналган водород бомбасын да күрергә мөмкин.

Шәһәрдә 50 меңнән артык кеше яши, шуларның 60 проценты фәнни институтта эшли. Снежински – чын мәгънәсендә галимнәр шәһәре. Анда 44 фән докторы, 256 фән кандидаты бар дип санала. Шәһәр югары белемле белгечләр белән генә түгел, үзенең заманча булуы белән дә горурлана. Бөтенрусия бәйгесендә катнашып, “Русиянең иң төзекләндерелгән шәһәр” исеменә лаек булды.

"Маяк"ның административ бинасы
Белешмә өчен: Русиянең атом оешмасына, Русатомга караган барлыгы 10 ябык шәһәр бар. Шуларның өчесе Чиләбе өлкәсендә: Озерски, Снежински һәм Трехгорный. Түбән Новгород өлкәсендә – Саров, Свердлау өлкәсендә – Лесной һәм Новоуральски, Пенза өлкәсендә – Заречный, Томски өлкәсендә – Северски, Красноярскида Железногорск һәм Зеленогорски бар.

Чиләбе өлкәсенең икенче ябык шәһәре Озерскида да гадәттән тыш хәл кертелгән. Шәһәрдә янгын куркынычсызлыгын саклау буенча эш планы төзелгән. Шәһәр халкына урманга бару, нинди дә булса учаклар ягу махсус рөхсәт булганчы тыелган.

Русатомда: “Янгын нәкъ менә ял көненнән соң “Лысая гора” дигән ял базасыннан башланган. Әмма урман янгыны шәһәр объектларына куркыныч тудырмый”, дип хәбәр ителә.

Озерски шәһәрендә Русиядәге иң зур атом-төш ягулыгын эшкәртү һәм саклау үзәге – «Маяк» җитештерү берләшмәсе урнашкан.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG