Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибан Пакстан хөкүмәтен чит ил ярдәмнәрен кабул итмәскә чакыра


Талибан Пакстан хөкүмәтенә, табигый фаҗигаләр белән көрәштә Көнбатыш илләре ярдәмнәрен кабул итмәскә чакыра.

Талибан сүзчесе Азам Тарык, талибан сугышчыларның Америка һәм башка көнбатыш илләре ярдәмнәреннән баш тартачагын әйтеп хакимияткә дә шул юлдан баруны таләп итә. Бу таләп үтәлгән чакта Талибан хакимияткә 20 миллион доллар ярдәм тәкъдим итәргә әзер.

Пакстанда су ташулар сәбәпле 1600 кеше һәлак булды, 14 миллион кеше зыян күрде. Әлеге сан Пакстан халкының 8 % тәшкил итә.

БМО афәт китергән зыяннан котылу өчен Пакстанга йөз миллион доллар халыкара ярдәм кирәк булачагын әйтә.
XS
SM
MD
LG