Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:39

Русиядә урман янгыннары радиацияле аланга җәелә


Русия рәсмиләре беренче тапкыр урман янгыннарының Чернобиль казасы вакытында нурланыш алган аланга үтеп керү хәбәрен раслады.

Greenpeace оешмасы бер көн элек Русия хакимият даирәләрен радиация куркынычына каршы җитәрлек гамәл күрмәүдә тәнкыйтьләгән иде.

Урман янгыннары таралган Брайнс төбәге 1986 елда күрше Украинада булган Чернобиль фаҗигасе вакытында нурланыш алган иң куркыныч төбәкләрнең берсе.

Дәүләт карамагындагы урман саклау үзәге җитәкчесе урынбасары Алексей Бобринскый янгынның зыян күргән җиргә таба таралса да, нурланыш зыянының күбрәк туфрак астында калуын шуның өчен паникага бирелү өчен сәбәп булмавын әйтте.

Белгечләр янгыннар сәбәпле зыян күргән аландагы төтеннең тирә якка тарала алачагы турында кисәткән иде.

Русия хөкүмәте илнең үзәк төбәкләрендә янгыннарның кими баруын белдерә. Ләкин гомумән алганда Русия буйлап башка төбәкләрдә урман янгыннары әле дәвам итә.

XS
SM
MD
LG