Accessibility links

Израил хәрби башлыгы Газзә көймәсенә булган һөҗүмне яклый


Газзә ярдәм көймәсенә булган һөҗүм турында тикшерүләр дәвам итә. Израил премьеры һәм Саклану министрыннан соң, бүген Израил хәрби көчләре башлыгы Габи Ашкенази дә 31 майда 9 фәләстин активисты үтерелгән көймә һөҗүмен яклап чыкты.

Израилнең үз тикшерү шурасы алдында җавап тоткан Ашкенази хәрбиләр көймәгә кергәч канлы бәрелешләр башлануын һәм ахырда каршы яктан ут атылгач кына Израил хәрбиләренең һөҗүм башлавын әйтте.

Ике халыкара күзәтүче вәкил дә катнашкан шура Газзә Cызыгындагы блокаданы үтеп керергә теләгән көймәгә каршы булган һөҗүмнәрнең кануни нигезе булу-булмавын тикшерә. Израил армиясе тикшерү шурасы һөҗүм вакытында "хаталар" булуын таный.

Израилдән кала БМО һәм Төркия дә һөҗүм турында махсус тикшерүләр алып бара.
XS
SM
MD
LG