Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:28

Казанда узган “Авиакосмик технологияләр, замана материаллары һәм җиһазлары” дип аталган халыкара күргәзмәдә “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” башлыгы Алексей Федоров, Татарстан авиатөзүчеләренең соңгы өметен өзеп, Ту-334 очкычын чыгармау турында әйтте. Горбунов исемендәге КАПО ширкәтендә бу очкычны күпләп чыгарырга дип 20 ел әзерләнделәр.

Ярты ел элек Русиянең “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” башлыгы Алексей Федоров Татарстан авиатөзүчеләренең хыялларын чәлпәрәмә китергән иде. Ул вакытта Федоров Ту-214 очкычының бик кыйбатка төшүе сәбәпле аларны чыгару тукталачагы турында игълан итте.

Бу көннәрдә Татарстан авиатөзүчеләренең соңгы өмете булган Ту-334 очкычын да чыгарылмау билгеле булды. Бу хәбәрне Федоров Казанда узган “Авиакосмик технологияләр, замана материаллары һәм җиһазлары”на багышланган халыкара күргәзмәдә әйтте. Аның сүзләренчә, Ту-334 ясалып өлгермичә үк искергән һәм дөньякүләм стандартларга туры килми, шуңа күрә аны чыгарудан файда юк. Әлеге чарада катнашкан Татарстан җитәкчелеге яңалыкны авыр кабул итте. Горбунов исемендәге КАПО ширкәтендә бу очкычны күпләп чыгарырга дип 20 ел әзерләнделәр.

Русия авиациясен юкка чыгару бара

Казан дәүләт техник университетының, очу аппаратларын проектлаштыру кафедрасы галиме Антон Кретов исә бу гамәлләрнең Русия авиациясен юкка чыгарачагын әйтә.

“Бүген безнең авиацияне юкка чыгару бара. Казанда булган күп кенә авиация элитасын юк итеп бетерделәр инде. Күп кенә акчалар алу бәрабәренә очкычларны читтән кайтаралар. Ту-160 хәрби очкычы турында күпертеп сөйләргә яраталар. Чынлыкта исә алар ни бары алтау гына калды. Әмма күкрәк кагып мактаналар. Ту-214 очкычы да берничә данә генә чыкты. Аны ясый алучыларны инде күптән Татарстаннан куып бетерделәр. Авиациягә бирелгән акчалар да бу тармакны эленке-салынкы яшәтүгә генә җитә. Шуңа күрә бездә күптән инде мактанырлык әйбер юк. Русияне көчле көндәш итеп күргән илләр аның авиациясен тар-мар итеп, бу илгә үз продукциясен җибәрә”, ди Антон Кретов.

Ту-214 төзелеше яңадан торгызылачак кебек

Татарстаннарны тынычландыру йөзеннән күргәзмә барышында янә Ту-214 турында сүз чыкты. Янәсе республикада аның төзелеше дәвам итәчәк. Тик ул күпләп түгел, ә билгеле күләмдә генә чыгарылачак. Авиация белгечләре фикеренчә, бу очкычны ясау табыш китерми. Чөнки ул технологик яктан башкалардан калыша, ә бәясе буенча күпкә кыйбатрак икән.

Әлегә Татарстанның КАПО ширкәте зур заказлары белән мактана алмаса да, Федоров республиканы авиатөзелеш тармагында Русиядә иң алга киткән төбәк дип атый. Авиатөзелеш белгечләре исә, алдагы елларда КАПО очкыч ясап түгел, аларның аерым җиһазларын җитештереп акча эшләячәк, дип фаразлый.

Татарстан очкыч төземиячәк, җиһазларын гына


КАПОны үстерү буенча “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” Татарстан хөкүмәте белән махсус килешү дә төзеде. Аның нигезендә 2011 елдан соң заводның керемнәре үсә башлар, ә 2015 елга еллык табыш 15 миллиард сумга җитәр дип планлаштырыла.

Шулай ук КАПО “Аэрокомпозит” ширкәте белән дә килешүләр төзегән. Аның нигезендә Татарстан ширкәте МС-21 һәм Superjet – 100 хәрби очкычларының кайбер җиһазларын җитештерү һәм бу очкычларны төзәтү эшләре белән шөгыльләнәчәк.

2009 елда исә, КАПО ширкәте өч Ту-214 очкычын ясап һәм өч Ту-160 очкычын төзәтеп 4 миллиард сум табыш алган.

Берничә ай элек Бразилиянең “Эмбраер” очкычы Татарстанда чыга башлаячак дигән сүзләр ишетелгән иде. Әмма КАПО башлыгы Васил Каюмов сүзләренчә, бразилияләр татарстаннарга очкычны җитештерү түгел, ә җыю эшен генә тапшырырга ниятләгән. Әмма без моның белән килешмәдек, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG