Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Абхазиядә һава ракета калканы системасы урнаштырды


Русия хәрби һава көчләре Грузиядән аерылып чыгарга теләгән Абхазиядә һава һөҗүмнәреннән саклаучы С-300 ракета калканы урнаштырды.

Бу хакта Русиянен Интерфакс хәбәр агентлыгы белдерде.

Шулай ук бер яклы буларак үз бәйсезлеген игълан иткән Көньяк Осетиягә дә охшаш система урнаштырылган.

Русия хәрби һава көчләре башлыгы Александр Зелин моның Абхазия һәм Көньяк Осетиядәге хәрби корылмаларны саклау максатында булуын белдерде.
XS
SM
MD
LG