Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә нефть үткәргече шартлады


Төркиядә Шырнак шәһәре тирәсендәге бер районда нефть үткәргече шартлады.

Шартлауга нефть үткәргеч янына урнаштырылган бер бомбаның сәбәп булуы белдерелде.

Шырнак белән Идел районы арасындагы олы юлга якын җирдә булган шартлауда чыккан янгын юлда барган машиналарга чәчрәде.

Янган машиналарда ике кеше үлде, бер кеше яраланды.

Шәһәр хакимияте вакыйганы "террор гамәле" буларак атады.

Көрд террор оешмасы ПКК узган ай шул ук нефть үткәргечендә һөҗүм оештырган иде.

Төньяк Гыйрак-Төркия арасындагы үткәргече көн дә 500 мең мичкә нефть ташый.
XS
SM
MD
LG