Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:17

Кыргызстанның көньягындагы Ош шәһәре хакимияте җирле халыкны катнаш районнарга күчермәкче. Алар әйтүенчә, төрле милләт вәкилләренең бер-берсе белән укмашып яшәве милләтара бәрелешләр чыгуга чик куя. Әмма җирле халык үз мәхәлләләрендәге йортлардан кечкенә фатирларга күчәргә әллә ни зур теләк белдерми.

Кыргызстанның Ош шәһәрендә июнь аендагы бәрелешләр вакытында үзбәкләрнең мәхәлләләре таланып, яндырылса, кыргызларның биналарына бернидә диярлек булмады.

Әлеге низаглардан соң шәһәр әкрен генә торгызыла. Ош шәһәре мэры Мелис Мырзәхмәтов сүзләренчә, үзбәкләр һәм кыргызлар укмашып яши торган яңа катнаш районнар булдырып ул киләчәктә низагларга чик куймакчы.

“Катнаш мәхәлләләрдә берни булмады. Без шундый ук районнар булдырырга телибез. Ягъни балалар бер-берсе белән уйнап үссен һәм ике халык дустанә мөнәсәбәттә яшәсен өчен”, ди ул.

Мырзәхмәтов июль аенда үз эш бүлмәсендә журналистларга әңгәмә биргәндә шәһәр хакимияте иске урамнарны бетерәчәк, чөнки тар булу сәбәпле анда йөк машиналары керә алмый, шулай ук янгын сүндерү машиналарына да узарга мөмкинлек юк дигән иде.

Мэр әйтүенчә, хәзерге шәһәр үсеше планы бәрелешләр вакытында зыян күрүчеләрнең күбесенә яңа районнардагы күпкатлы йортларга күчү мөмкинлеген бирә.

“Әлбәттә, бу зур кайгы. Без инде йомшаграк хәрәкәт итәргә тырышабыз. Чөнки алар болай да малларын, якыннарын югалтты. Шуңа күрә мөмкин булган бар хезмәтләрне дә күрсәтәбез”, ди ул.

Мырзәхмәтов шәһәр планы бары җирле халык белән киңәшләшкәч кенә кабул ителәчәген әйтсә дә, мэр урынбасары Таалай Сабиров исә план инде булдырылды һәм хакимият үз йортларыннан китәргә теләүчеләр белән эш алып баруын сөйләде.

“Без аларга ил һәм шәһәр үсеше мәнфәгатьләрен истә тотып хәрәкәт итәргә кирәклекне әйттек. Әгәр алар фатирда яшисе килмәсә, без җир бирәчәкбез. Ләкин алар үзләренең иске җирләрендә кала алмый, чөнки гомум план инде эшләнгән”, ди ул.

Ләкин җирле халык алар белән сөйләшүләр уздырылмавын әйтә һәм күбесе яңа урыннарга көчләп күчәргә мәҗбүр итәрләр дип борчыла.

Гасырлар дәвамында сакланган гореф-гадәтләргә нокта куелу ихтимал


Белгечләр исә кыргызлар белән үзбәкләрнең аерым мәхәлләләрдә яшәве сәбәпле, аңлашылмаучанлык килеп чыгуы белән килешә.

Сәясәт белгече Марс Сариев сүзләренчә, үзбәк гаиләләренең бергә тупланып яшәү гадәте инде күптән килә.

“Монда чыннан да проблема күзәтелә. Чөнки алар бик үз ябык даирәләрендә яши һәм бары үз казанында гына кайный”, ди ул.

Шуңа да карамастан Сариев әлеге күчеш программының үзбәкләрне ни өчен борчуга салуын аңлый. Чөнки бу гасырлар дәвамындагы гореф-гадәтләргә нокта куячак.

Кеше хокукларын яклаучы Газизә Абдурәсүлова аерым яшәү җәмгыятьтән читләшүгә китерә дип саный һәм киләчәк низагларны булдырмау өчен башкалар белән бер тирәлектә яшәү мөһимлеген әйтә.

“Мин бер яктан кешеләрнең торакка булган хокуклары бозылмасын иде дип борчылам, икенче яктан бу инде өченче зур низаг һәм анда йөзләрчә кеше үлде. Һәм моннан чыгып без нәтиҗә ясарга, ягъни бер-беребез белән күрше булып, аралашып яшәргә тиеш”, ди ул.

Абдурәсүлова хакимиятнең кешеләрне үз җиреннән китәргә мәҗбүр итү хокукы юк дип саный.

Әмма үзбәк мәхәлләсендә яшәүче Салтамат Фәйзуллаева әйтүенчә, бәрелешләр вакытында зур зыян күргән районнар инде юк ителәчәк дип билгеләнгән

“Безгә төзекләндерү планын беркем аңлатмады. Үзбәк һәм кыргыз гаиләләре мөселман. Алар күп балалары белән ул кечкенә фатирларга сыя алмаячак. Без үз җиребездә калырга телибез”, ди ул.

Контрольдән чыкты


Кыргызстанның көньягында әле дә проблемнар бихисап булып кала. Бу төбәк апрель аенда бәреп төшерелгән президент Корманбәк Бакыевны яклап килә. Шәһәр мэры Мырзәхмәтов исә Бакыевның якын дусты булуы мәгълүм.

Мырзәхмәтов тотрыклыкны саклар өчен Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының коралсыз полициясенең илгә килүенә дә каршы чыкты. Шуңа Сариев төп куркыныч төбәктәге хакимияттән яный дип саный.

“Әлбәттә монда көньяк җитәкчелек тарафыннан сепаратизм чалымнары сизелә. Ош хәленнән соң алар үз кыр командирларын булдырды. Шуңа үзәктәге хакимият өчен көньяк төбәк хәзер проблема булып кала. Алар мәсьәләне көч кулланып яки административ рәвештә хәл итә алмаячак. Чынбарлык белән исәпләшергә туры киләчәк”, ди ул.

Оштагы төзекләндерү турындагы бәхәсләр төбәктә киеренкелекне тагын да арттыра. Һәм ул киләчәктә кабат милләтара бәрелешләр тудыруы да бик ихтимал. Әлеге хәл Кыргызстанның яңа җитәкчелеге абруена тап төшереп, көньяктагы рәсмиләргә файдага да булырга мөмкин.

Чөнки милләтара бәрелешләр кемнеңдер файдасына булуы көн кебек ачык. Хәтта бәрелешләр вакытында Кыргызстандагы массакүләм мәгълүмат чараларының да күбесе бу кан коешларны бер яклы гына яктыртты.

Кайбер басмалар бәрелешләрдәге җаваплыкны үзбәкләр өстенә төшереп, аларны каралтырга тырышты, икенче язмаларда исә үзбәкләрнең фикере бөтенләй искә алынмаган һәм аларга карата кулланылган көчнең киметеп күрсәтелүе язылган.

Кыргызстан массакүләм мәгълүмат чараларын күзәтүчеләр бу хәлләр низагның тагын да кискенләшүенә китерде дип саный.

Бәйсез медиа-белгече Солтан Җумагулов сүзләренчә, милләтара бәрелешләрдән соң илнең көньягындагы басмалар “Кыргызстан кыргызлар өчен”, “Безнең ватаныбызны кайгы басты” дигән шигарьдәге язмалар бастырды. “Әлеге язмаларда кайбер милли азчылыкларга каршы өстерү сизелә”, ди Җумагулов. Бу исә шулай ук үк милләтара хәлләрнең киеренкелегенә нигез тудыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG