Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:40

11 август көнне Башкортстан президенты ярдәмчесе Сергей Лаврентьев җөмһүрият татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗинны кабул итте. Очрашуда татар милләтенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.

Мәҗит Хуҗин очрашудан калган тәэсирләре белән уртаклашты:

“Сәгать ярым барган ул сөйләшүдә төрле мәсьәләләрне күтәрдем: беренчедән, телеведение аша татар авылларын башкортлаштыру сәясәтен алга сөргән тапшыруларны бетерү, шулай ук татар авыллары турында да тапшырулар бирә башлау мәсьәләсе. Икенчедән, татар телендә китаплар чыгаруны арттырыру, татар телле язучылар берлеген казнадан финанслау. Өченче мәсьәлә - корылтай мәсьәләсе булды.

Эш шунда ки, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Башкортстан татарлары конгрессының альтернатив бүлекчәсен оештыру тәкъдиме белән чыккан булган. Без бер оешма булган вакытта, икенчесен төзергә юл куймаячагыбызны ирештердем. Шул ук вакытта барлык татар оешмаларының уртак корылтаен үткәрү мөмкинлеген әйттем. Ул корылтайны алдагы елның икенче яртысында уздырырга килештек.

Шулай ук быел сентябрь аенда татар оешмалары вәкилләре конференциясен җыярга тәкъдим иттем. Сергей Лаврентьев бу мәсьәләләрне белгечләр белән өйрәнгәннән соң, алдагы атнада тагын кабул итәчәгенә ышандырды”, диде Мәҗит Хуҗин.

Шунысын әйтергә кирәк, Башкортстан белән Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән вакытта президент киңәшчесенең татар оешмасы вәкиле белән очрашуы кызыл кар явуга тиң иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG