Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәп. Кулга каләм бирелмәячәк


Әлегә кадәр җанисәпчеләр йорттан-йортка йөреп җанисәп кәгазьләрен тутырганда һәркем милләтен үз кулы белән язачак дигән иделәр. Әмма 14 октябрьдә башланачак кампания вакытында каләм һәм җанисәп кәгазьләре беркемнең дә кулына бирелмәячәк.


“Татарстанстат” җанисәп хезмәте мәгълүмат белгече Камил Сираҗетдинов сүзләренчә, Русиянең кайбер барып җитү кыен булган урыннарында халык санын алу башланган инде. Бөтенләй хәреф танымаучылар, кулсызлар һәм күрмәүчеләр барлыгы да ачыкланган. Шуңа күрә Русия президенты август башында канунны үзгәртергә мәҗбүр булган.

“Җанисәпченең кулында кәгазь. Ул андагы сорауларны гына укый. 7нче сорау – “Сезнең милләтегез нинди?”. Аңа җавап бирәләр, җанисәпче язып куя, шуның белән бетте. Милләтләр исемлеге дә, башка кәгазьләр дә халык санын алучыда булырга тиеш түгел”, ди Сираҗетдинов.
Русиядә 1870 милләт була аламы?


Бу көннәрдә “Татарстанстат” Мәскәүдән җанисәпчеләр язачак каләм, ягъни ручкалар кайтканны көтә. Алар гилевый, ягъни язгач бетми торган булачак. Узган җанисәп вакытында каләм (карандаш) белән язганнар, аннан соң аны бетереп үзләренә кирәк милләтне ручка белән өстенә язып куйганнар дигән сүзләр дә ишетелгәләгән иде.

Сираҗетдинов сүзләренчә, җанисәпче өйгә кергәндә анда күрше-тирә, я башка бер җирдән килгән кунаклар булса, алар алдында да кәгазьләрне тутыру рөхсәт ителә.

Милләт бүлгәләнгәнме?

Милләтпәрварлар җанисәп өчен татар милләтен әллә нинди колак ишетмәгән төркемнәргә бүлгәләп бетергәннәр дип пикетлар үткәрә. Матбугатта да моңа ризасызлык белдереп мәкаләләр басыла.

Камил Сираҗетдинов
“Җанисәпче кеше әйткәнне генә язарга тиеш. Кеше “мин татар” дисә, “татар” дип язачаклар. Ә “мин татарин” дисә, “татарин” дип язылачак. Берьяктан караганда, милләт бүлгәләнгән кебек. Безнең “Росстат” сәхифәсендә кодировка дигән бүлек бар. Кызыксынган кеше ачып та карый ала. Ул кодировкада 1870 исемлек тора. Русиядә аның кадәр үк милләт була алмый бит инде.

Анда татар да, мишәр дә, керәшен дә бар. Кайберәүләр татарларны бүләләр дип курка башлый. 2002 елда халык санын алганда кешеләр милләтең нинди дип сораганда төрлечә җавап биргән. Эльф, хоббит дип башларына нәрсә килсә шуны әйтүчеләр дә дә булган. Татар, татарин, әстерхан татары, типтәр, себер татары дип тә яздырганнар. Аларның җаваплары менә шул кодировкага кергән.

Бу хәл кодировка җавапларын җыю һәм тәртипкә салу җиңелрәк булсын, машина укый алсын өчен шулай эшләнә”, ди Сираҗетдинов. Аның сүзләренчә, бу кодировкадагы татарларга караган бүленеш барыбер 2002 елдагы кебек бергә җыелып күрсәтеләчәк. Мисал өчен, ул вакытта 5 миллион 554 мең 601 кеше үзен татар итеп күрсәткән. Моның эченә 2003 әстерхан татары да, 24 мең 668 керәшен дә һәм башкалар да кергән. Ул вакытта 9611 себер татарлары гына да 21төркемгә бүленгән булган.

Бу исемлектә, мисал өчен, касыйм татарлары әгәр бөтенләй күрсәтелмәсә һәм үзен касыйм татары дип язучылар булса, компьютер аны укый алмаячак һәм гомум татар исемлегеннән төшеп калу куркынычы янарга да мөмкин.

Бу хәлне гомум татарны бүлгәләү дип бәяләүчеләр дә бар. Кайбер төбәктә үзбилгеләнү омтылышлары да күренгәләде. Мисал өчен, себер татарлары.

Татарлар артачак

2002 елгы җанисәп вакытында Татарстан кызык кына нәтиҗәләр биргән. 1989 елгы белән чагыштырганда республикада яшәүчеләр 137 меңгә күбәйсә, Татарстан татарлары 234 меңгә арткан. Бу саннарга Сираҗетдинов үзе дә гаҗәпләнгән. Димәк, 1989 елгы җанисәп вакытында үзен татар дип күрсәтмәгәннәр дә яңа гасыр башында татарлыгыннан тартынмаган, ди Сираҗетдинов. Яңа җанисәптә дә татарларның гомум саны һичшиксез артачак, ди ул.
2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре


14 октябрь көнне зәңгәр шарф бәйләгән, кулларына шул ук төстәге портфель тоткан җанисәпчеләр юлга чыга. Аларның һәрберсе 400 кешене исәпкә алырга тиеш. Кулларына 400 кәгазь биреләчәк. Ялгыш китсә, бозыла калса дип җанисәп кәгазьләрен өстәү мөмкинлеге дә каралган.

Татарстанда йөриячәк җанисәпчеләрнең 93%тупланган инде. Алар белән укулар булачак, имтиханнарны яхшы тапшырган вакытта эшкә керешәчәкләр.

Җанисәптәге кайбер сорауларга беренчел нәтиҗәләр 2011 елның апрель аена билгеле булырга мөмкин. 2012 елда нәтиҗәләр тулысынча игълан ителер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG