Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Гыйрактагы хәрби чараларын август ахырында туктатырга әзерләнә


АКШ Гыйракта алып барган хәрби чараларын бу ай ахырында тәмамларга җыена. Биредәге хәрбиләр исә 2011 елда чыгарыла ала. Бу хакта АКШ президенты Барак Обама белдерде.

11 августта АКШ президенты Обама, Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, Саклану министры Роберт Гейтс һәм иминлек киңәшчесе Джемс Джонс видео конференция аша Гыйрактагы хәрби башлык Рей Одиерно белән хәрби чараларны туктату турында киңәшләште.

Гыйрак җирле хәрби рәсмие ясаган чыгышында, Гыйракта милли иминлекне саклап калу өчен әле алдагы 10 елгача АКШның ярдәменә ихтыяҗ булачагын белдерде. Ул Гыйрак хәрбиләренең 2020 елда гына илне үзе саклар дәрәҗәгә җитә алачагын исәпли.
XS
SM
MD
LG