Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:04

Русиядә урман янгыннары нурланыш алган аланга җәелә


Русиядә урман янгыннары Чернобиль фаҗигасе вакыты нурланыш алган аланнарга таралу куркынычы арта.

Русиянең гадәттән тыш хәлләр министры бу атна Брянск вилаятендә 6 янгын очрагы булып алуын белдерә.

Министрлыкның матбугат хезмәтенә биргән мәгълүматта, әлеге төбәктә радиациянең артуы сизелмәгән.

Брянск Чернобиль фаҗигасе булган Украина белән чиктәш төбәк.

Мәскәүдә исә гадәттән тыш җылылык бераз басыла төште.

XS
SM
MD
LG