Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газпром бинасы тирәсендәге шартлауны чечен сугышчылары оештырган


Газпромның Мәскәүдәге үзәге тирәсендә булган шартлауда җаваплыкны чечен сугышчысы Доку Умаров үз өстенә алды.

Умаров kavkazcenter.com сайты аша тараткан белдерүендә, 3 көн элек булган шартлауның үзләре тарафыннан оештырылуын әйтте.

Умаров чыгышында, "Газпром тирәсендәге шартлау Кремльнең чечен сугышчыларны җиңү омтылышының уңышсыз булуын күрсәтү" максатында оештырылуын әйтте.

9 августта Мәскәүдә булган шартлауда зыян күрүче булмаган иде.
XS
SM
MD
LG