Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:54

“Курск” су асты көймәсенең батуына 10 ел. Русиядә техноген казалар әледән-әле кабатлана тора. Шуның соңгысы Саян-Шуш су электр станциясендә булган шартлау. Белгечләр совет заманында булдырылган инфраструктураның шактый искергән булуын һәм киләчәктә мондый казалар кабатланырга мөмкинлеген искәртә.

Моннан нәкъ 10 ел элек “Курск” су асты көймәсенең бату хәбәре Русияне генә түгел, хәтта бөтен дөньяны тетрәндерде. Әлбәттә баштарак хәрби диңгез флоты җитәкчелеге “андагы кешеләр исән һәм аларны коткарачакбыз” дисә дә, 118 диңгезченең барысы да үлде.

Андагы диңгезчеләрнең исән булуы турындагы хәбәре дөрес иде анысы. Чөнки соңрак Дмитрий Колесников дигән диңгезченең кесәсеннән әле шартлаудан соң да аларның ике тәүлек буе исән булулары турында хат таптылар. Анда исә: “Бу хатны кемдә булса укыр дип өметләнәбез” диелгән иде. Шулай ук бу хатка “Курск” су асты көймәсенең тугызынчы бүлегендә булган барлык диңгезчеләрнең исеме теркәлгән булган.

12 август көнне баткан көймә икенче көнне эзләү нәтиҗәсендә, диңгездә 108 метр тирәнлектә табыла. Хәрби флот идарәсе, башта “Курск” белән радиоэлемтә тотылуын әйтсә дә, бу расланмады, соңрак бары көймәдәгеләрнең аннан шакылдатуларын гына әйттеләр. Тагын ике көннән коткару эшләре башлануы игълан ителде, әмма давыл сәбәпле бу эш тукталып калды. Бары тагын бер атнага якын вакыт узганнан соң гына Норвегия су асты йөзүчеләре көймәнең ача һәм барлык диңгезчеләрнең үлеме турында хәбәр ителә.

Cу төбендә йомылып калган корбаннар “коткарыгыз” дип чаң суга. Хакимиятләр мондый каза белән эш итәргә әзер түгел. Вакыт уза, исән кешеләрне табу өметләре кими бара, диелә ул чакта.

Өмет акланмады

Диңгезчеләрнең якыннары озак вакыт үтү сәбәпле, әлеге хәлне чамаласа да, күңелләрендә “бәлки исәннәрдер” дигән өмет чаткысы яшәде. 118 диңгезченең үлеме турындагы рәми игъланнан соң икенче көнне у Владимир Путин Североморскида көймәдә булганнарның туганнары белән очрашты. Һәм нәкъ шул вакытта Русия телевидениесе диңгезчеләрнең яшәгән бистәсен күрсәтте. Андагы хәерчелек, ташландык хәлдәге биналар күпләрне гаҗәпкә калдырды.

Кесәсендә хат табылган диңгезче Дмитрий Колесниковның атасы отставкадагы беренче дәрәҗәдәге капитан Роман әйтүенчә, әлеге техноген каза беренче чиратта Русиядәге башбаштаклык, хәрби-диңгез флотының тиешле дәрәҗәдә финансланмавы сәбәпле килеп чыккан. “Известия” газетасына биргән әңгәмәдә ул Саян-Шуш су электр станциясендәге шартлау да шуның мисалы булуын әйтә.

“Авры техниканы тиешле дәрәҗәдә тоту өчен чыгымнар кирәк, ә алар юк. Җиһазлар искерә һәм яңартылмый. Әгәр тиешле акчаның 7-20% гына бүленә икән һәм ул да стратегик көчләргә киткәндә нәрсә көтәргә була. Стратегик көчләрнең дә ярым ач яшәгәнен исәпкә алганда башкалар турында инде сүз дә әйтеп булмый”, ди Колесников.

“Курск” хәленнән соң үзгәреш булдымы?

Бүген Русиядә әле дә совет заманыннан калган инфраструтктура кулланыла. Һәм нәкъ шуның ярдәмендә Русия икътисади үсешкә ирешә алды. Чынлыкта 1980 елдан 2005 елга кадәр бу өлкәгә зур акчалар кертелмәде. Ел саен Русия чит илгә шактый күләмдә газ, нефть сатса да, сәнәгать шул иске килеш кала бирә. Һәм техниканың искерә баруы инде үзен ел саен ныграк сиздерә.

“Курск”тан тыш, 2003 елны Баренц диңгезендә К-159 су асты көймәсе батып тугыз кеше үлгән иде, берсен ул чакта коткарып кала алдылар. Шулай ук 2005 елны Тын океанында ятьмәгә чорналган Русиянең кече су асты көймәсенә Британия командасы ярдәм итеп кенә җиде кеше исән калды.

Петербурдагы су асты көймәләре клубы җитәкчесе Игорь Курдин әйтүенчә, ун елда үзгәрешләр булган булуын.

“Һәрвакыттагыча нәрсәдер яхшы яка үзгәрде, нәрсәдер искечә калды. Әлбәттә һәрбер каза, бигрәк тә “Курск” кебек 118 диңгезче үлеменә китергән бәләдән соң, хәрби диңгез флоты нигездән үзгәрергә тиеш иде. Булдымы бу? Мин алай дип санамыйм”, ди ул.

Страсбург мәхкәмәсендә эш ябылды

Чыннан да сәнәгатьнең түбән сыйфаты күптән түгел Саян-Шуш шартлавында ачык чагылды. Әлеге электрстанция турбиналарның унысын инде 1978-1985 елларда ук алган булган. Шулай итеп иске җиһазлар сәбәпле Русиядә мондый казалар кабатланмас дип беркем ышандыра алмый.

Роман Колесников әйтүенчә, элегрәк тә мондый казалар булган, әмма алар яшерелгән. Шуңа ул “Курс” хәле хакимиятне нәрсәгәдер өйрәтте дип саный.

Әлбәттә “Курск” нигезендә ачылган җинаять эше инде 2005 елны ябылды. Шуннан соң алар Страсбург мәхкәмәсенә шикаять итә/

“Без танылган адвокат Борис Кузнецовка мөрәҗәгать иттек. Ул 55 гаилә мәнфәгатьләрен яклап барлык юридик юлларны узды. Һәм бу барысы да Русия мәхкәмәсендә кире кагылгач ул үлгән диңгезченең бер туганы исеменнән Страсбург мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Эшне кабул иттеләр. Нәкъ бер ел элек мәхкәмә шикаятьнең нигезле булуын әйтеп инде тыңлаулар узачагын белдерде. Әмма бу турыда үлгән диңгезченең туганына бу хәбәр ителгәч үк ул шикаятьне кире алды. Моның сәбәбен мин дә, адвокат Кузнецов та белми. Бу хакта аның үзеннән сорау әдәпсезлек дип саныйм” ди Курдин.

“Курск” көймәсе батуының 10 еллыгын искә алып бүген Русия диңгез флотында матәм чаралары узды, барлык карабларда байраклар төшерелде.

Петербурда үлгән диңгезчеләр рухына дога кылынды, ә Серафима хәрби зиратында аларның каберләрекләренә чәчәкләр куелды.

XS
SM
MD
LG