Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамзан Кадыйров илдә бер генә президент булырга тиеш дип саный


Чечня президенты Рамзан Кадыйров үз вазыйфасы исемен үзгәртергә тәкъдим итә. Аның фикеренчә, илдә бары бер генә президент була ала. Шулай ук беренче көннән үк Чечня һәм федераль үзәк арасындагы вәкаләтләрне бүлү турындагы шартнамәдән баш тартуын искә төшерде.

“Бердәм дәүләттә бары бер генә президент булырга мөмкин, ә субъектларда алар теләсә ничек аталсын: республика җитәкчесе, хакимият җитәкчесе, губернатор һәм башкалар”, ди Кадыйров.

Ул бу хактагы тәкъдимне инде Чечня парламентына юллаган. Һәм “президент”тан тыш депутатлар тәкъдим итәчәк бар исемгә дә ризалашачагын әйтә.

gzt.ru язуынча, Кадыйровның матбугат сәркатибе Альви Каримов хәтта имам дигән исем кертү дә төп канунга каршы килми дип саный.

“Петербургская политика” фонды җитәкчесе Михаил Виноградов исә Кадыйров ниндидер башка мөһимрәк мәсьәләдә югалтуларга дучар булмас өчен шушындый юлны сайлаган дип саный.

Грызлов хыялы әкренләп тормышка аша

Әлбәттә, президент институтын үзгәртү мәсьәләсе Русиядә даими күтәрелә. Соңгы тапкыр мондый тәкъдим белән Русия Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов чыкты. Ул чакта Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев киләчәктә бары республика җитәкчесе дип аталырга мөмкин дигән сүз куерды.

Беренче тапкыр президент сүзеннән Төньяк Осетия баш тарткан иде. Ул чактагы парламент башлыгы Таймураз Мамсуров илдә бер генә президент була ала дип белдерде. Иң кызыгы әлеге канун кабул ителеп берничә генә атна узгач ук элекке президент Александр Дзасохов көтелмәгәндә эшеннән китеп аның урынына нәкъ спикер Мамсуров үзе менеп утырды.

Бүгенге көндә Чечнядан тыш, Башкортстанда, Татарстанда, Бурятиядә, Мари Илендә, Удмуртиядә, Чуашстанда, Саха республикасында, Адыгеяда, Дагыстанда, Ингушта, Кабарда-Балкарда һәм Карачай-Чиркәстә президентлар идарә итә.

Ә Карелия, Алтай республикасы, Мордовия, Коми, Калмыкстанда алар республика җитәкчеләре дип атала. Тыва һәм Хакасияне хөкүмәт башлыклары җитәкли.
XS
SM
MD
LG