Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Лукашенкадан бәрәңге алачак


Татарстан табигать золымыннан иң зур зыян күргән төбәкнең берсе булу сәбәпле, республика җитәкчелеге чынлап торып ачлык булмагае дип борчыла. Президент Рөстәм Миңнеханов ашыгыч кына Белоруска барып, Александр Лукашенка белән Татарстанга ашлык һәм бәрәңге сатып алу турында сөйләште.

Татарстанда кышка мал ризыкларының бары өчтән бер өлеше генә әзер, ә халыкка инде бәрәңге дә тансык булырга мөмкин - җир температурасы 65%ка кадәр күтәрелү сәбәпле, бәрәңге аз һәм бик вак булачак. Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстанда бәрәңгенең 70%-ты корый. Көзен бәрәңгенең киллограмы 25-30 сум торырга мөмкин диләр.

“Татпотребсоюз” ширкәте мәгълүматларына караганда Самар белән Пермь өлкәләре Татарстанга бәрәңге сатарга вәгъдә иткән. Удмуртия белән Чуашстан исә, үзләренә дә җитмәүдән куркып, Татарстанга бәрәңге бирүне тыярга җыена.

Татарстаннарның бар өмете Белоруста. Пәнҗешәмбе республика президенты Рөстәм Миңнеханов Белорус президенты Александр Лукашенка белән очрашты. Бу күрешүдә күбрәк ике яктагы икътисади элемтәләрне ныгыту турында сүз барырга тиеш булса да, үзәктә бәрәңге мәсьәләсе торды.

Лукашенка Татарстанга ярдәм итәргә әзерлеген әйтте. Җомга көнне ул хәбәрчеләргә, "Русиядәге дусларыбызга ярдәм итәргә кирәк," дип белдерде. Әмма бу каты алыш-биреш булачак - "аларның нефте, газы җитәрлек, без аны үзебезнең авыл хуҗалыгы малларына алыштырырга әзер", диде Лукашенка һәм ашлыкны - чыгарма буларак кына, ә он һәм мал азыгын - чикләнгән күләмдә генә сату күрсәтмәсен бирде.

Татарстан әлегә Белорустан 40 мең тонна бәрәңге алырга ниятли. Соңрак бу сан 100 мең тоннага җитәргә мөмкин икән.

Бәрәңге өчен “кара алтын”


Бу ярдәм өчен Татарстан ничек түләр дигәнгә, белгечләр, мөгаен нефть беләндер ди. Чөнки моңа кадәр ике як арасында хезмәттәшлек күбесенчә нефтехимия товарларына корылган булган. Татарстан исә, Белорустан тракторлар, механик җиһазлар һәм резин эшләнмәләр алган.

Быелның май аенда Белорус премьер-министры Сергей Сидорский Казанга килгәндә, 2009 елда кризис сәбәпле аска тәгәрәгән ике арадагы хезмәттәшлекне, кире элекке дәрәҗәсенә кайтару турында сүз барган иде. 2008 елда Татарстан белән Белорус арасында товар әйләнеше 1,32 миллиард доллар дип исәпләнгән.

2010 елда Татарстанда 5 меңгә якын “Белорус” тракторын һәм 50 комбайн җыярга ниятлиләр. Әлегә республика ширкәтләрендә 1343 трактор ясалган.

Татарстаннар әлегә бәрәңгедән өметен эзми. Эссе һава тору сәбәпле яшь бәрәңге яңадан тишелә башлаган. Атналар буе яңгыр ява калган очракта, октябрь айларына яңа уңышны да җыеп алырга мөмкин. Кукмара якларында яшәүчеләр исә, аптыраштан, кабат бәрәңге утыртырга керешкән.
XS
SM
MD
LG