Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Уфа блоггерлары" эше мәхкәмәгә тапшырылган


Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

Башкортстандагы бәйсез “Уфагуб” интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнүчеләр эшен тикшерү тәмамланган һәм аның нәтиҗәләре мәхкәмәгә тапшырылган.

Башкортстан прокуратурасы вәкиле Светлана Абрамова әйтүенчә, блоггерлар эше буенча тикшерү материаллары әзер булып, аның гаепләү йомгаклары мәхкәмәгә җибәрелгән.

“Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнүче шәхесләр - танылган эшкуар Николай Швецов, Башкортстан Фәннәр академиясенең өлкән гыйльми хезмәткәрләре, тарих фәннәре кандидатлары Илдар Габдрафыйков белән Игорь Кучимов, журналист Сергей Орлов һәм Константин Нестеров. Прокуратураның гаепләү йомгакларыннан күренүенчә, “блоггерлар экстремистик берләшмә төзүдә, экстремистик эшчәнлеккә чакыруда, милләтләр арасында нәфрәт һәм дошманлык хисләре уятуда һәм мыскыллауда гаепләнә”.

Хәтерегезгә төшерәбез, “Уфагуб” сәхифәсе белән хезмәттәшлектә шикләнүчеләр былтыр август аенда кулга алынып 10 көн тикшерү бүлегендә утырды. Аннан алар Башкортстан Югары мәхкәмәсе карары белән генә азат ителде. Шул вакыттан бирле әлеге шәхесләргә җинаять эшләре ачылды һәм тикшерү барды. Шул ук вакытта блоггерлар үзләре дә, гаделлек өчен көрәшкә басты һәм мәхкәмәләргә бирде. Кайбер мәхкәмә карарлары хәтта алар файдасына да булды.

Узган атнада гына “Уфагуб” сәхифәсенә язучылар Башкортстанның яңа президенты Рөстәм Хәмитовка ачык хат белән мөрәҗәгать иткән иде. Һәм менә блоггерлар эше мәхкәмәгә тапшырылган. “Безнең адвокатлар әле тикшерү материаллары белән танышып та бетмәгән иде, шул чакта безгә карата гаепләү йомгакларының мәхкәмәгә тапшырылуы аптырашта калдырды”, ди тарих фәннәре кандидаты, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков.

Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, аларга карата ачылган җинаять эше ул ачыктан-ачык сәясиләштерелгән гамәл. Республиканың элекке җитәкчелеге кушуы буенча алып барылган басым хәзер яңа президент килгәч башка юнәлеш алыр, дип исәпли ул. Шул ук вакытта мәхкәмә утырышларының озакка сузылачагын да, бу эшнең яңадан прокуратурага кайтарылуы ихтималын да фаразлый “Уфагуб”чылар.
XS
SM
MD
LG