Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пан Ги Мун Пакстанга бара


Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО) генерал секретаре иртәгә Пакстанга бара.

Пакстан дәүләт телевидениесе ташулардан зыян күргән җирләр урынына барып күрергә теләгән БМО башлыгының сәфәре вакытында халыкара ашыгыч ярдәм таләбен кабат көн тәртибенә китерәчәген белдерде.

БМО халыкара җәмәгатьчелектән Пакстанда табигый афәттән зыян күргән кешеләр өчен 460 миллион доллар ашыгыч ярдәм җибәрүне сораган иде.

Европа сәфәрен тәмамлап, кичә беренче тапкыр афәт җирләрен зиярәт иткән ил президенты Асыф Али Зәрдари, БМО башлыгының килүен сөенеп каршы алды. "Халкыбыз шундый зур авырлыклар кичергән вакытында булачак сәфәр зур мәгънәгә ия булачак", диде Зәрдари.

Пакстанда июль ае ахырында башланган көчле муссон яңгырлары сәбәп булган су ташулар нәтиҗәсендә хәзергәчә 1600 кеше һәлак булды. 14 миллион кеше зыян күрде. БМО афәт турында чыгарган хисабында, илдә өйсез калган 6 миллионнан артык кешенең ашыгыч ашамлык ярдәменә мохтаҗ булуы белдерелә.
XS
SM
MD
LG