Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда Акаевның "кагылсызлык" статусы бетерелде


Кыргызстан президенты Роза Отунбаева вазыйфадан читләштерелгән элекке президент Аскар Акаевның кагылсызлык статусының бетерүен игълан итте. Акаев 2005 елда халык инкыйлабы белән вазыйфадан алынган һәм ул соңыннан чит илгә качып киткән иде.

Президент ясаган белдерүендә, Акаевны хакимияте вакытында Кыргыз җирләрен Кытай һәм Казакъстанга сатуда гаепли. Моннан кала Акаевның конституцияне үзе һәм туганнары мәнфәгатенә куллану белән хакимиятне 15 ел үз кулында тотуы әйтелә.
XS
SM
MD
LG