Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илчебага авылы 610 еллыгын бәйрәм итте


Омски өлкәсе Усть-Ишем районының Илчебага авылында бәйрәм узды. Ул авылның 610 еллыгына багышланган.

Бәйрәм тантанасы клуб янындагы мәйданда оештырылды. Анда күп кенә сату нокталары эшләде. Кунаклар күрше-тирә авыллардан, район һәм өлкә үзәкләреннән килгән иделәр. Аларны кайнар чәй, җимеш сулары, пылау, шашлык кебек ризыклар белән сыйладылар.

Тәбрикләүләр үзешчән коллективларның чыгышлары белән үрелеп барды. Дөрес, кунакларның кайберләре рус милләтеннән булу сәбәпле, чыгышлар асылда рус телендә барды.

Бәйрәм барышында авыл алдынгылары, өлкәннәр, ветераннар, укытучылар, яшь балалы гаиләләр, спортчылар, химаячыларга хөрмәт күрсәтелде. Күпләргә рәхмәт хатлары, тыйнак булса да бүләкләр һәм чәчәкләр бирелде.

“Район һәм авыл хакимиятеннән акчалата ярдәм булмады, бар эшне дә үз көчебез белән башкардык”, ди клуб мөдире Миннегөл Мәчитова.

92 яшьлек Хәтимә әби

Хәтимә әби
Сәхнәгә авылның иң өлкән кешесе – 92 яшьлек Хәтимә әби Минхәерова чакырылды. Таякка таянып йөрсә дә, Хәтимә әбекәй сәламәтлегенә зарланмый, акылы аек, хәтере яхшы. Ул Илчебагада туып үскән. Башка авылга кияүгә киткән. 8 бала табып үстергән. Ире вафат булганнан соң, кире туган авылына кайткан.

Хәзерге вакытта кыш җиткәч, аны Төмән өлкәсендә яшәүче уллары алып китә, җәй җиткәч, Омскида яшәүче кызы авылга алып кайта икән. Ул үзен бик бәхетле саный. Авыл халкына да исәнлек-саулык, хәерле тормыш тели.

Авылда аның бертуган энесе яши. Узган ел 80 яшен билгеләгән Гәрәфетдин ага Гыймаев авылда мулла вазыйфасын башкара.

Авылда дин торышы

Авылда инде шактый тузган бер йорт мәчет итеп яраклаштырылган. “Мәчеткә йөрүчеләр аз булса да, дини бәйрәмнәрдә халык күп була. Җомга намазларына да йөрүчеләр бар”, ди Гәрәфетдин хәзрәт.

Мәчеткә даими йөрмәсә дә, халык дингә хөрмәт белән карый. Ел әйләнәсендә күп кенә гаиләләрдә Коръән ашлары үткәрелә, яшьләр никах укытып өйләнешәләр, үлем-китем булганда да ислам йолалары төгәл үтәлә.

Эшләп торган мәчет булса да, бер төркем мөселманнар яңа мәчет салу эшен башлап җибәргәннәр. Бу эшне 72 яшьлек Искәндәр ага Шарапов җитәкли. Төзелешкә тотылган чыгымнарның күбесен ул үзе күтәргән. “Төзелеш эшендә ярдәмгә килүчеләр дә булды”, ди Искәндәр абый.

Авылның иске мәчете
Бүгенге көндә мәчет төзелеше ахырына якынлаша. Инде аның түбәсе ябылган, яшел буяу белән буялган, манара куелган, ишек алды рәшәткә белән әйләндереп алынган. Тиз арада тәрәзәләр куелырга тиеш. “Шулай да эшне ашыктырмыйбыз, бер җай белән алып барабыз. Акча җитмәгән чаклар да еш була. Мәчетне без киләсе елга ачарга ниятлибез”, ди Искәндәр Шарапов.

Авыл тормышы

Илчебага авылының проблемнары юк, дип әйтеп булмый. Аларның иң четереклесе, эчәргә яраклы су булмавы. Халык Иртеш елгасыннан чистартмаган су эчә. Башка хаҗәтләр өчен дә елга суын куллана. Кытайдан агып чыгып, Казакъстан җирләре аша үткән суның ни дәрәҗәдә чиста булуы һәм турыдан-туры эчәргә яраклыгы турында сүз йөртү кыен. Әле шунысы яхшы – моңарчы судан зыян күргән кеше булмаган, һәрхәлдә бу хакта сөйләүче юк.

Авыл хакимияте башлыгы Данил Панов су проблемы өстендә эшләүләре турында әйтә: “Мәктәп янында яшәүчеләр мәктәп коесыннан су алачаклар. Авыл эчендә дә кое казыйбыз, тиз арада ул да эшли башлаячак. Эшне тәмамлау өчен акча эзлибез”, ди.

Авылның авыр чишелешле тагын бер проблемы бар – бу ифрат дәрәҗәдә начар юллар. “Аларны төзекләндерү өчен район үзәгеннән юл төзәтү машинасын китерергә кирәк. Бер машинаны 30 чакрым ераклыктагы авылга китертеп, җирле хакимият карамагындагы 3 авыл юлларын төзәтү өчен генә 10 меңнән артык акча кирәк. Ә безнең бюджетта андый акча юк”, ди Данил Панов.

Бәйрәм көнендә дә эш
Шулай да өлкә үзәгеннән 600, район үзәгеннән 30 чакрым ераклыкта урнашкан авылга моңарчы таркалу куркынычы янамый иде.

Киресенчә, авыл үсә, яңара башлаган, хәтта яңа өйләр салынган, яңа урамнар барлыкка килгән. Яшь гаиләләр дә авылда кала икән. Дәүләт эшендә булмаганнар мал асрап, яшелчә-бәрәңге үстереп, урманнан җиләк-җимеш җыеп, ярыйсы гына көн күрә.

Халыкның сатып алу мөмкинлеге дә арткан. 230 кеше яшәгән авылда 3 кибет эшләп тора. Агымдагы елда пилорам, ягъни такта яру җайланмасы эшли башлаган. Вахта ысулы белән төрле шәһәрләргә эшкә йөрүчеләр бар. Шунысы да яхшы, авылда эчеп, тузып йөрүчеләр юк дәрәҗәдә.

Ике ел элек кенә авылда яңа клуб төзелгән. Анда төрле бәйрәмнәр үткәрелә, яшьләр өчен ял кичәләре, дискәтүкләр оештырыла.

Менә хәзер дә клуб мөдире Миннегөл Мәчитова тырышлыгы белән авылның 610 еллыгына багышланган бәйрәм үткәрелде.
XS
SM
MD
LG