Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмгыять ярдәм итү өчен берләшә: булышырга теләүчеләр күп


Русиядә янгыннар зур тизлек белән таралганда, анда зыян күргәннәргә хөкүмәт ярдәм күрсәтеп бетерә алмый. Хәзер бу эшкә инде җәмәгатьчелек алынды. Алар азык-төлек, янгын сүндерергә ярдәм итүчеләргә кирәк-ярак туплау эшенә кереште. Монда үз өлешен интернетта та кертә.

Мәскәү тирәлегендә янгыннар котырганда шәһәр эчендә бер төркем җәмәгатьчелек ашыгыч рәвештә андагыларга ярдәм итү хәстәрен күрә. Алар телефоннардан шалтырата, әйберләр төйи, аларны озата, кешеләр белән сөйләшә.

Кремльдән ерак түгел генә урнашкан өч ел дәвамында эшләүче “Гадел ярдәм” хәйрия оешмасының бер бүлегендә хәзер бу эш аеруча да кызу төстә бара. Чөнки Русиядә янгыннар арткан саен, ярдәмгә мохтаҗлар саны да күбәя.

Әлеге эшнең координаторы Наталья Авилова сүзләренчә, “Гадел ярдәм” фонды беренче чиратта ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне эзләп табу һәм аларга медицина һәм башка кирәк-яракларын җибәрүне күздә тота.

“Бездән йоклау өчен кирәк яраклар, бозылмый торган азык-төлек, электр чәйникләре, эчәр өчен су, ә кайвакыт янгын сүндерү өчен гади кешеләр керәк, яктырткыч, нинди дә булса эш киемнәре сорый. Бу әйберләр җыелгач без аларны максатчан рәвештә янгыннан зыян күргән авылларда яшәүчеләргә җибәрәбез. Без арадашчыларны алмыйбыз, хакимият белән дә эшләмибез. Барысын да кешеләрнең үз кулларына бирәбез”, ди ул.

Ярдәм бик төрле


Мәскәү һәм башка төбәкләрдәге янгыннар җәмәгатьчелекне уятып җибәргәндәй булды. Хәзерге вакытта интернетта блогларда бу хакта кызу фикер алышулар бара. Анда хакимиятнең тиешле ярдәм күрсәтә алмавы тәнкыйтьләнә. Гади халык чарасызлыктан кайда барып бәрелергә белмәгәндә, Мәскәү мэры Юрий Лужковның әле бу көннәрдә генә ялын өзеп Австриядән кайтуы аеруча да канәгатьсезлек уятты.

Шулай ук блоглардан күренгәнчә, ярдәм итәргә атлыгып торучылар аз түгел.

Мәскәү кино театрларында югары температурадан интеккән кешеләрне ял иттерү өчен кондиционерлы залларда бушка фильмнар күрсәтелә. Элита журналы кызу сәбәпле, фатирларында йоклый алмаган кешеләр өчен бизнесменнардан кондиционерлы бүлмәләр бирүен сорап язды. Ә меңнәрчә кеше вакытын һәм акчасын кызганмыйча янгыннарда зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә кереште. Хәтта кайберләре янгын сүндерү эшендә катнашу өчен шул төбәкләргә китү ягын карады.

2 августтан башлап “Гадел ярдәм” фондында янгыннан зыян күргәннәргә ярдәм итү өчен ачылган махсус бүлеккә йөзләрчә кеше әйберләр алып килә.

Әлбәттә һәркем хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Берәүләр төш чистарту җайланмалары кебек гади әйберләр алып килсә, икенчеләр машина-машина шешәләргә тутырылган чиста су, куертылган сөт, ысланган ит, төрле кайнатмалар кебек бозылмый торган азык-төлек ташый.

29 яшьлек адвокат Алексей Борисов “Гадел ярдәм” җыйган әйберләрне тапшыру өчен урман һәм торф янгыннарыннан Мәскәү өлкәсендә иң зыян күргән Егорьевский районына барган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җирле вәкилләре белән сөйләшкәч ул хәлнең тагын да кискенләшә баруын аңлаган.

“Янгыннар кимеми, алар тарала бара. Хөкүмәт чын хәлне массакүләм мәгълүмат чараларына бирмәү хакында кисәткән. Хәзер Мәскәүдә төтен юк, әмма бу бары җилнең башка якка исә башлавы белән генә бәйле. Бу һич кенә дә хәлнең яхшыруын аңлатмый”, ди ул.

ярдәм янгыннан зыян күрүчеләрнең кулларына бирелә
Кайгы дуслык хисләрен ныгыта


Хәзерге вакытта интернет сәхифәләр, блоглар янгын турындагы язмалар белән тулы. Массакүләм мәгълүмат чаралары хакимият тарафыннан контрольдә тотылган илдә чын дөреслек бик аз чагыла. Бары интернет порталда, “Җивой журнал”да гына хәзер бу хакта чынбарлык тәкъдим ителә.

“Азатлык”ның урыс редакциясенә Русия блоглары турында мәгълүмат биреп баручы Ольга Серебряная pozar.ru сәхифәсе, Игорь Черский һәм “Гадел ярдәм” фонды җитәкчесе Елизавета Глинканың, икенче төрле “доктор Лиза” блогларын аеруча да билгеләп уза. Аның фикеренчә, Советлар берлеге таркалып 20 ел дәвамында кешеләр арасындагы бердәмлек әкрен генә сүрелде һәм хәзер интернет сәхифәләр һәм блоглар ярдәмендә алар торгызыла.

“Барлык дуслык җепләре соңгы вакытта өзелгән иде. Кешеләр бик тар даирәдә генә аралашты. Һәм мондый авыр вакытлар яңа элемтәләр кирәклекне күрсәтә. Мин монда ярдәмне генә истә тотмыйм, ә кайгы күрүчеләргә теләктәшлек белдерү турында да әйтәм”, ди Серебряная.

Аның әйтүенчә, соңгы көннәрдә “Җивой җурнал”да кешеләрнең янгын урыннарына дарулар, азык-төлек, кием-салым һәм янгын сүндерү өчен кирәк булган җиһазлар илтү турындагы хәбәрләр урнаштырылды. Шулай ук анда килеп туган кайбер хәлләргә, аерым алганда милициянең ярдәм ташучыларның бер өлеш әйберләрен үзләренә алып калуы, гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган хезмәткәрләнең кәрт сугып утырулары турында да язалар.

Авилова сүзләренчә, интернет аркылы мәгълүмат тиз тарала һәм бу мохтаҗларга ярдәм итү мөмкинлеген арттыра.

“Интернет җәмгыять хәзер бик көчле һәм блоггерлар арасындагы элемтә дә шактый югары. Мисал өчен Елизавета Петровна үз сәхифәсендә беренчел кирәк булган әйберләр исемлеген яза, икенче көнне үк блоггерлар без язган әйберләрне алып килә.
Безнең блоглар аша кирәк әйберне сорар мөмкинлегебез бар. Ә иң мөһиме аннары ярдәмне чагылдырган фотолар, хисаплар урнаштырып без чыннан да әлеге әйберләрнең ниндидер түрәләр бүлмәләрендә калмавын, ә кирәк кешеләргә барып җитүен күрсәтәбез”, ди ул.

Авилова мәскәүлеләрнең киң күңеллелегенә, һәрдаим ярдәм итәргә әзер торуына соклану белдерә. Баштарак “Гадел ярдәм” янгыннан зыян күргән бер генә авылга ярдәм итүгә өметләнсә, хәзер ярдәм итәргә теләү тәкъдиме зур булу сәбәпле, алар Мәскәү өлкәсенең күп кенә районнарына, хәтта аннан да узып Владимир һәм Рязань өлкәләренә дә чыкканнар.
XS
SM
MD
LG