Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Ирандагы дини басымнарга ризасызлык белдерә


АКШ Иранда барган дини басымнарга җитди ризасызлык белдерүен әйтте.

Иранда баһаи дини хәрәкәтнең 7 башлыгының 20 елга иреклектән мәхрүм ителүе турында АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон ясаган чыгышында, АКШның бөтен дөньяда дини азатлыкны яклавын әйтте. АКШ секретаре Иранда мөселман булмаган зур дини хәрәкәте баһаиләрне игътибардан читкә ташлый алмaячагын әйтте.

Баһаи дине җитәкчеләре 2008 елда төрмәгә ташланган иде. Быел исә алар чит ил дәүләтләре мәнфәгатенә шпионлык кылуда, ришвәтчелек һәм Израил белән хезмәттәшлек кылуда гаепләнде.

Баһаилек 19 гасырда Иранда барлыкка килгән бер дини ышаныч. Дөньяда бу дингә ышанган 5 миллионнан артык кеше булуы фаразлана.
XS
SM
MD
LG