Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран атом корылмасына ягулык салына


Русия Иранның беренче атом корылмасы Бушәһрдә электер җитештерү эшен башлау өчен корылманың ягулык белән тәэмин ителәчәген белдерде.

Атом станцияне төзегән Русия атом энергия идарәсе җитәкчесе ягулык салынганнан соң Бушәһрнең бу адымдан соң инде чын "атом корылмасы" буларак атала алачагын белдерде. Ләкин идарә әйтүенчә реакторны тулы көчендә эшләтү өчен әле кимендә 6 ай вакыт кирәк булачак.

Иран атом энергиясе башлыгы Али Әкбәр Салиһи Русиянең бу мәгълүмәтен раслады.

Русия 1990 елдан бирле Бушәһрдәге корылманы төзү эше белән шогельләнә. Ләкин Иран атом программасы тирәсендәге бәхәсләр сәбәпле төзелеш кайвакыт туктап калды.
XS
SM
MD
LG