Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:05

“Маяк” химкомбинатында атом-төш калдыкларының сыемы шартлау көне мәрхүм Галимҗан ага Гыйльметдинов турындагы хатирәләрне дә яңартты.

Шартлау вакытында ул коммунистлар фиркасенең Коншак (Кунашак) райкомы секретаре булып эшләгән. Әлбәттә инде, шартлау нәтиҗәләрен киметү чаралары да аның җитәкчелегендә алып барылгандыр. Шәхси әңгәмәләрдә аның җан ачысы белән сөйләгән сүзләре әле дә колакларны тырный.

"Шартлаудан соң ашыгыч рәвештә зарар күргән авыллар халкын төрле якларга күчереп утырталар. Бары тик “Маяк”ка якын урнашкан Караболак һәм шул тирәдән агып узган Теча елгасы буендагы Мөслим авыллары халкы гына тәҗрибә куяннары сыйфатында үз урыннарында калдырылды".

Хәер, монысы бүгенге заманада яңалык түгел инде: Фәүзия ханым Бәйрәмованың бу турыдагы китаплары белән дә күпләр таныштыр. Шуны гына өсти алабыз: Галимҗан ага нәкъ шундый гаделсезлеккә каршылык йөзеннән фирка җитәкчесе вазыйфасыннан баш тарта һәм Ульян каласына килеп урнаша.

Без танышканда ул Ульян Педагогия институтында укытучы булып эшли иде. 1988 елда, милли мәсьәләләр буенча да авыз ачу мөмкинлеге тугач, “Туган тел” оешмасы конференциясе “Слово о родном языке” дигән мөрәҗәгать кабул иткән иде. Халыкка җиткерү өчен аны өлкәнең төп басмасы “Ульяновская правда” газетына тапшырдык. Ләкин моңа юл ачу өчен абруйлы татар кешесе фикере кирәк иде.

Коммунистлар фиркасе обкомының лекторлар төркеме җитәкчесе Солтан Гиматов аны бастыруга каршы чыккан икән. Өндәмә бары тик Галимҗан ага Гыйльметдиновның уңай карашы аркасында гына дөнья күрде ул вакытта.

Галимҗан ага күптән мәрхүм инде. Хәләл җефете Роза ханым аның ифрат та тыйнак булуын ассызыклый. Ул 3 хәрби бүләген алмады. Хәтта хастаханәгә барганда да үзенең инвалидлыгы турындагы кәгазьләрне алып бармаган.

Галимҗан ага Гыйльметдинов турында тагын бер хатирә урынлы булыр кебек. 1991 елның 8 сентябрендә үз теләге белән гариза язып, Педагогия университетының Сәяси тарих һәм социаль-сәяси теорияләр кафедрасы доценты вазыйфаларыннан баш тартып, лаеклы ялга китте ул.

"Советлар берлеген таркатуга, тупас рәвештә коммунистлар фиркасен тыю омтылышына, интеллигенция вәкилләренең сатлык җанга әверелүенә” каршылык йөзеннән. Бүгенге көннән чыгып караганда, моны кабул итмәскә дә буладыр. Әмма үзенең фикерләренә тугрылык саклавын хөрмәт итми булмый.

Нигезләмәсе дә матур яңгырый: “Без социализм төзедек, Советлар берлеген явыз дошманнан коткардык. Совет дәүләте өчен яу кырында ятып калган иптәшләремә хыянәт итәргә, газиз Ватаныма биргән антымны бозарга вөҗданым кушмый.”

Ул вакыттагы коллегаларының кайберләре “Гыйльметдинов бик тә матур итеп китте”, дигәннәр иде. Бүгенге күзлектән чыгып караганда да, моңа каршы сүз әйтү кыен инде.

XS
SM
MD
LG