Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда гарәп һәм чечен сугышчылары үтерелгән


Әфганстандагы НАТО идарәсе халыкара хәрби һәм әфган көчләренең талиблар белән бәрелешендә 20дән артык сугышчының үлүен хәбәр итте. Алар нигездә - гарәпләр, чеченнар һәм пакстаннар.

Пакстанга якын булган Пактия вилаятендәге кыр командиры Җәләлетдин Хаккани сугышчыларына каршы чаралар 11 август көнне башланган иде.

Хәбәр итүләренчә, халыкара һәм әфган көчләренең гамәлләре Хост һәм Пактия вилаятләре арасындагы олы юлда диверсияләр оештырудан тыш, Кабулда да һөҗүмнәр ясаучы Хаккани төркемен юк итүгә юнәлдерелгән.
XS
SM
MD
LG