Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тышкы эшләр министрлыгы янгын сүндерүдә ярдәм өчен АКШка рәхмәт белдерде


Русия тышкы эшләр министрлыгы янгын сүндерүдә ярдәм иткән өчен Кушма Штатларга рәхмәт белдерде. Җомга кичен Кушма Штатлардан Мәскәүгә махсус очкыч белән янгынга каршы җиһазлар китерелде. Якын көннәрдә тагын шундый йөк белән ике очкычның килүе көтелә.

Русия тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә шулай ук Русиянең Американ илчелегенең янгыннан зыян күргәннәргә 50 мең доллар бүлүе әйтелә.

Кушма Штатлардан тыш, Русиягә Франция, Италия, Германия, Швейцария, Эстония, Литва, Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Польша, Беларус, Украина һәм башка илләр ярдәм иткән.
XS
SM
MD
LG