Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада интернатта балалар үлеме сәбәпләре тикшерелә


Украинадагы Нежина интернатыннан хастаханәгә озатылучылар саны 15кә җитте. Илнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, хастаханәгә җиде бала, сигез өлкән кеше салынган. Элегрәк 14 зыян күрүче турында хәбәр ителгән иде.

7-11 август арасында Нежинадагы үзәк нерв системасы зыян күргән балалар интернатында дүрт бала бер өлкән кеше үлде.

Прокуратура җинаять эше кузгатты.

Украина президенты Виктор Янукович балалар үлеме сәбәпләрен тикшерүгә йөкләмә бирде.
XS
SM
MD
LG