Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пентагон WikiLeaks сәхифәсеннән Әфганстан турындагы барлык документларны алырга чакыра


Кушма Штатлар саклану министрлыгы WikiLeaks интернет сәхифәсенең Әфганстан турындагы ябык документларны җәмәгатьчелеккә чыгару ниятен каты тәнкыйтькә тотты.

Пентагон вәкиле Джефф Моррелл интернеттан барлык документларны алырга һәм әлеге материалларны хөкүмәткә кайтарырга чакырды.

Әлеге җәнҗал июль азагында WikiLeakста Әфганстанга кагылышлы 70 меңнән артык серле документ урнаштырылганнан соң барлыкка килде.

Берничә халыкара, шул исәптән хокук яклау оешмалары чит ил хәрбиләре белән хезмәттәшлек иткән әфганнарның исемнәрен яшерүне сорады. Чөнки сугышчылар алардан уч алырга мөмкин дип санала.

WikiLeaks якын арада тагын 15 мең документ урнаштырырга исәп тотуын белдерә.
XS
SM
MD
LG