Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:52

Көньяк Корея Төньяк Кореяны солыхка чакырды


Көньяк Корея президенты Төньяк Кореяны кораллы провокацияләрне туктатып солыхка таба “ныклы адым” ясарга чакырды.

Бүген Ли Мён Бак Корея ярымутравының японнардан азат ителүнең 65 еллыгы уңаеннан нотык тотты.

Соңгы айларда ике Корея дәүләте арасындагы мөнәсәбәтләр начарайды. Моңа март аенда диңгездәге кораллы вакыйга сәбәпче. Ул чакта Көньяк Корея кoрабы батырылды. Халыкара комиссия аны Төньяк Корея торпедосы батырган дигән нәтиҗә ясады. Барлык 46 Көньяк Корея диңгезчесе үлде.

XS
SM
MD
LG