Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:42

Бүгеннән Русиядә бодайны читкә сату тыела


Русиядә бүгеннән бодайны читкә сатуны вакытлыча тыйган карар үз көченә керде. Ул 2010 елның азагына кадәр гамәлдә булачак, әмма көзгә киредән каралырга мөмкин.

Әлеге карар хөкүмәт тарафыннан 5 августта кабул ителгән иде.

Эсселек һәм корылык сәбәпле, уңыш җыеп алу өч тапкырга, ягъни 60-65 миллион тоннага кимер дигән фаразлар бар.

Русия бодай берлеге хөкүмәттән җитештерүчеләр экспорт килешү бурычларын төгәлли алсын өчен бу тыю карарын 2010 елның 1 сентябренә күчерүне сорый. Соңгы елларда Русия АКШ, Европа берлеге илләре һәм Канададан соң читкә бодай сатуда дүртенче урында тора.

XS
SM
MD
LG