Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли мәгариф: сүзе күп, нәтиҗәсе мактанырлык түгел


Арчада мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында милли белем бирү мәсьәләләренә багышланган утырыш узачак. Башкортстанда укытучыларның август киңәшмәсе инде үтте.

Дүшәмбе көнне укытучыларның август киңәшмәсе кысаларында Арчада узачак икенче секция “Төрле мәдәниятләр мәгарифе: ана телләрне өйрәнү барышында инновацион технологияләр” дип атала. “Татар-информ” хәбәр итүенчә, анда милли белем өлкәсендәге мөһим мәсьәләләрне карау, ана теле өлкәсендәге мәгариф оешмаларында укыту-тәрбия үсешен камилләштерү һәм шулай ук киләчәктә төрле мәдәниятләр мәгарифен кертү перспективалары карала.

Әлбәттә ана теленә багышланган утырышлар даими уза. Әмма татар теленә килгәндә, аның уңай нәтиҗәсе әллә ни сизелми. Мисал өчен, Төньяк Осетия һуманитар һәм социаль тикшеренүләр институты уздырган сораштыру күрсәткәнчә, татарларның 90% артыгы якыннары белән урысча аралаша.

Татар дәүләт һуманитар педагогика университеты мөгаллиме Николай Максимов моны милли мәгариф белән бәйләп аңлатса, Тарих институтының этнология бүлеге мөдире, социология фәннәре кандидаты Гөлнара Габдрахманова татар телен өйрәнергә этәргеч юк дип бәяли.

Бөтен өмет “Киләчәк” программына


Шундый хәл булуга да карамастан, урыс милләтчеләре мәгариф үсешен истә тоткан “Киләчәк” дәүләт программыннан күпсенә. Алар инде Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать тә юллады. Имеш бу программ урысларны милләт буларак исәпкә алмый.

Шул ук вакытта Татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре “Киләчәк”тә татар мәгарифе үсеше нык кимсетелгән дигән карашта тора.

“Ул программда татар балалар бакчаларына бернәрсә дә каралмаган, алар юк кебек. Татар мәгарифе дә анда юк шикелле. Татар мәгарифен күтәрергә кирәк дип күп сүзләр сөйләнелә. Ләкин практик бернәрсә дә каралмаган. Сүзе бар, ә программда бер тиен дә акча каралмаган”, диде Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт.

Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәре Раиф Зиннәттулин мәктәпкәчә тәрбия өлеше әлеге өлгедә милли җанлылар канәгатьләнерлек үк булмауны кире какмады. Ул август киңәшмәсендә “Киләчәк” көн үзәгендә булачагын әйтте.
XS
SM
MD
LG