Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:39

Моннан 150 еллар элек Сергач мишәрләре Суоми якларына киткәннәр. Чыгышы белән Сафаҗай егете Рамил Биляев хәзер фин татарларында имам булып тора. Әмма туган ягы белән дә арасын өзми. Мөмкинлеге булган саен ул кардәшләре белән күрешергә кайта.

Сергач яклары ни белән данлы? Борынгы төркилек тә, күрше рус тәэсире дә сизелеп торган, әмма “пышный пәрәмәч”, “да” дигән сүзләрне үтерсәң дә, русныкы булганына ышанмаучы цыкылдап торган мишәр теле белән гомум татарга таныш. Кави Нәҗмиләре, Хәйдәр Бигичевлары белән безгә якын. Казылык! Әйе исемен әйткәндә үк авызга сулар, хәтергә борынгы төрки-татар далалары исе килә торган казылыклары белән таныш безгә Сергач яклары.

Моннан 150 еллар әүвәл сергач мишәрләре Суоми якларына киткәннәр. Киткәннәр, әмма югалмаганнар. Үз тырышлыклары белән татар телен Европаның азчылык телләр статусына керткән, фин хөкүмәтен хәтта татар телен сакларга мәҗбүр иткән, үз милли системнарын, мини дәүләтләрен төзегән, бүген бөтен татар гыйбрәт алырлык, шәһәр шартларында экстерриториаль милли яшәешне булдырган фин татарлары чыгышлары белән шушы Сергач якларыннан.

Әйе, алар, кайберәүләр көткәнчә, милләт өчен әллә ни кылмаганнардыр. Әмма, егерменче еллардагы ачлык вакытында Фатих Әмирханнан башлап Ризаэтдин Фәхретдингә кадәр шулар юллаган ризык посылкалары белән исән калганнар. Мөмкинлек булу белән, Гаяз Исхакыена да, аның кызына да ярдәм иткәннәр. Муса Бигиев Суоми татарлары аркасында исән калган. Бу гына да Финляндия татарларының батырлыгы түгел.

Төп батырлыклары аларның, бергә җыйсаң – бер кечкенә авылның бер урамы булырлык кына халыкның татар булып сакланып калуларында. Русиядә рус булу җиңел булган кебек, Финляндиядә фин булу, финлашу әллә ни авыр түгелдер. Урамга чыксаң, синең татар телең кирәк түгел анда! Ә алар ана телен өйрәнә. Кибеткә чыксаң ризык тулы! Ә алар “пышный пәрәмәч” пешерә. Алар татар булып калган. Бүген дә Русиядәме, башка илләрдәме татарлар Финляндия татарлары үсеше дәрәҗәсенә җитә алмады.

Мишәр якларында йөргәндә, ирексездән шуңа игътибар итәсең: Финляндия татарлары әллә ни уйлап та чыгармаган икән бит! Мишәрдәге үҗәтлек, милли-дини яшәешнең системга салынуы Финляндиядә яңа урын-вакыт килешен генә алган. Алар моннан алып киткәнне анда үстергәннәр генә.

Менә бүген фин татарларының имамы булып Сафаҗай егете Рамил Биляев хезмәт куя. 32 яшьлек хәзрәт, карап торышка чып-чын европа кешесе. Әмма төсен алыштырган елан барыбер елан булып калган кебек, татар да тыштан ничек кенә үзгәрмәсен, барыбер татар булып кала икән. Рамил хәзрәт белән без Сафаҗай турында да, Финляндиядәге татарлар хакында да әңгәмә кордык.

Безнең менталитет башка төрлерәк. Финляндиядә яшәүче кардәшләребезнең яшәеше, үзаңы башкачарак. Моннан китеп, анда имам булу авыр булмадымы?

Юк, Аллага шөкер, безне Финляндиядә яшәүче кардәшләребез бик матур итеп каршы алдылар, анда күчеп китеп эшләү бернинди авырлык тудырмады. Билгеле, икенче илгә киткән вакытта, анда яшәгән кешеләрнең менталитетына күнү, аларның телләрен өйрәнү үз вакытын ала. Ләкин мин авыр булды дип әйтә алмыйм.

Финляндиядәге татарлар турында шактый язылды. Анда төркем-төркем дә, аерым да сәяхәтләр кыла торалар. Әмма аларның яшәеш системы, мәхәллә системы турында гомумән язылмады диярлек. Ул бит бик кызык тәҗрибә. Бигрәк тә шәһәр шартларында татарлар ничек яшәргә тиешлеген күрсәтүче ачык бер үрнәк. Бәлки моны Финляндия татарлары үзләре эшләргә тиештер? Мәхәллә сездә ничек төзелгән, анда әгъзалыктан алып, еллык кертемнәр һәм кираларны да күрсәтеп, мәхәллә хәятенең эшчәнлеген аңлатып...

Мәхәллә системының төзелеше турында без озактан бирле хәбәр биреп киләбез. Аның турында байтак кына мәгълүмат кешеләрдә бар. Казан булсын, башка төбәкләр булсын, бик яхшы рәвештә бөтенесен аңлыйлар һәм хәтта кайбер илләрдә бу системны кабатлап та алалар.

Бүгенге көндә безнең өчен төп юнәлеш – динебезне һәм бигрәк тә телебезне саклау мәсьәләсе. Шуңа күрә без үзебезнең мәхәлләбез эчендә бу юнәлешләргә иң зур ресурсларыбызны куябыз. Әгәр дә без башка юнәлештә дә эшли башласак, ул вакытта үзебезгә көчебез җитмәскә мөмкин. Әгәр дә бергәләшеп, мәсәлән башка төбәктә яшәгән татарлар да активлашса, без моңа кушылып, билгеле үз өлешебезне кертәчәкбез.

Чит илләрдә татар мәхәлләләре хәзер шактый һәм алар күбәя генә бара. Мәсәлән, Американың Калифорния штатындагы Сан-Франциско мәхәлләсе балалары безнең җәйләүләребезгә килеп киттеләр. Аннан соң, Эстониядә мәхәллә бар, Австралиядә... Аларның булулары гына түгел, ә безнең бер-беребез белән бәйләнештә булуыбыз һәм актив рәвештә аралашуыбыз да кирәк, әлбәттә.

Рамил хәзрәт, Финляндиядәге татар мәхәлләсе зур санлы мәхәллә түгел. Анда 700-800 татар яши. Менә шушы 700 татарга бер имам. Сез анда нәрсәләр эшлисез? Җомга намазларын укытудан тыш... Гомумән, үзегезнең көндәлек тормыш белән таныштырып үтегез әле. Бәлки бездәге имамнарга үрнәк, яки гыйбрәт булыр.

Юк инде, алай... Мондагы имамнар да үз эшләрен бик яхшы эшләп киләләр. Мин алай үземне үрнәк дип әйтә алмыйм. Кыскача гына әйткән вакытта, минем вазыйфаларыма җомга намазын укыту керә. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, безнең җомга намазыбыз бары тик татар телендә генә алып барыла. Хөтбәләр һәм намазлар гарәп телендә, ләкин җомга вәгазьләрен татар телендә сөйлибез. Без эшебездә балаларны дингә һәм татар теленә өйрәтүгә басым ясыйбыз. Имамның башка вазыйфалары булган мәетләрне юу булсын, никахлар уку булсын, балаларга исем кушу булсын – болар бөтенесе дә безнең вазыйфада.

Моңардан тыш мәгълүматлар да бирәбез. Безнең мәчетебезгә ел дәверендә 300-400ләп мәктәп укучылары килеп, ислам дине турында бер сәгатьлек лекция тыңлый. Ахырда күпсанлы сораулар да бирәләр. Бу эшне дә без алып барабыз.

Аннан соң, имамлык эшеннән тыш без “Мәхәллә хәбәрләре” дигән газет чыгарып киләбез. Башка төрле эшләребез дә бар.

“Мәхәллә хәбәрләре” – татарның тагын бер парадоксы. 700 татарга, монда төрле яшьтәге татарлар керә, мең данәдә газет чыга. Һәм ничек кенә чыга әле! Төсле итеп, күп мәгълүматлы булып, Финляндия татарлары сөйләшкән шивәдә, латин язуында... Мин ул газет белән даими танышып барам.

Әйе. Мин шул газетның баш мөхәррире вазыйфасын башкарам. Язучыларыбыз җитәрлек. Әмма анда мин баш та, син муен дип йөрмибез. Һәрберебез, Аллага шөкер, җиң сызганып эшләп киләбез. Бу газетның төп максаты – телебезгә, аның үсешенә тагы да уңай тәэсир итү.

Рамил хәзрәт, сез үзегез Сафаҗайда туган. Монда үскән. Бәлки бала чагыгызны хәтерлисездер. Мәктәптә меңәр бала укыган чакларны... Бүген 260 бала укый. Ә авыл географик яктан үсә, киңәя барса да, аның эчке потенциалы – халкы кими бара. Быел 47 кеше үлгән, ә бары тик өч бала гына туган. Сафаҗайда әле ике меңнән артык кеше яши. Финляндиядә 700-800 татар. Кайсысының киләчәккә өмете зуррак? Милләт буларак сакланып калырга кайсы маһиррак икән?

Сез уйламагыз, Финляндиядә татарлар күбәя бара дип. Анда да шул ук процесслар бара бит. Ләкин без динебезне һәм телебезне сакларга тырышлык куябыз. Ә монда бит Сафаҗай авылы гына түгел. Монда башка татар авыллары да бар. Алар бергәлектә монда яшәгән вакытта билгеле өмет күбрәк. Ләкин аларның икесен чагыштырып булмый. Алар икесе ике мохиттә яшиләр.

Рамил хәзрәт, монда бит әле туганлык җепләре дә бар. Финляндиядә яшәүче татарлар менә шушы Сергач якларыннан чыккан. Финляндия татарлары белән Сергач татарлары бәйләнешен ныгыту мөмкин түгелме? Бер менталитет: тегеләр дә, болар да – мишәр. Кыз алышу, туганлашу өчен эксурсияләр ясау, мәсәлән, мөмкин түгелме?

Андый аралашулар бар. Безнең Финляндиядәге татарлар үзләренең тарихи ватаннарына килеп йөриләр. Билгеле, ул туристик индустрия юлына куелмаган. Алар үз юллары белән киләләр, күрәләр, танышалар. Җирсү хисләре белән кире кайтып китәләр.

Бервакыт сезнең мәхәллә мондагы Уразавыл хастаханәсенә ярдәм итте бугай...

Әйе, Уразавылдагы картлар йортына суыткычлар һәм унбишләп ятаклар алынган иде. Ул әйберләр безнең тарафтан Уразавылга китереп бирелде. Әмма ул мәхәлләдән оешма буларак түгел, ә халыктан җыештырылган фитра сәдакалары белән сатып алынды.

Хәзрәт, шулай да Сафаҗай яклары Финляндиядә яшәп ятканда сагындырамы?

Әлбәттә. Еш кайтырга мөмкинлек юк. Алай да мөмкинлек булган вакытта без кайтабыз. Кардәшләребез белән күрешәбез. Пәйгамбәребез әйтүенчә, Аллаһы тәгалә кеше үзенең туганлык җепләрен сакласа, аңа ярдәм итәм, тәмуг утыннан саклаячакмын, дигән бит.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG