Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таиландта гадәттән тыш хәл режимы өлешчә бетерелде


Таиланд хакимияте сәяси каршылыклар сәбәпле кабул ителгән гадәттән тыш хәлне илнең 3 вилаятендә гамәлдән чыгарды. Шулай да башкала Бангкок һәм тагын 6 вилаятьтә гадәттән тыш хәл үз көчендә кала.

Таиланд башкаласы Бангкокта апрель аенда башланган сәяси каршылыклардан соң, илдә гадәттән тыш хәл игълан ителгән иде.

Оппозиция тарафдарлары белән иминлек көчләре арасында булган бәрелешләр вакытында 91 кеше һәлак булган, 2 мең кеше яраланган иде.
XS
SM
MD
LG