Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:15

Пакстанда террорчылар афәтне үз мәнфәгатенә куллана


БМО халыкара җәмәгатьчелеккә Пакстан өчен ашыгыч ярдәм җибәрү таләбен кабат көн тәртибенә китергәндә, белгечләр илдәге террор оешмаларының афәтне үз мәнфәгатенә кулланырга теләвен белдерә. Тарихында иң зур табигый фаҗигагә дучар калган Пакстанда террорчыларның кайбер ярдәм оешмалары белән бәйләнеше кереп, монын аша сугышчыларның халык арасында үз популярлыгын арттырырга тырышуы әйтелә.

Илдә террор гамәлләрен дәвам иткән Талибан һәм әл-Каидә кебек террорчылар җирле халык арасында ярдәмнәр оештырып сәяси тәэсерен арттыра.

Талибан Пакстан рәсмиләренә чит ил ярдәмнәрен кабул итмәскә чакыра, алар фикеренчә бу Пакстанның башка илләргә баш ию булачак. Исән калу кайгысында булган Пакстан халкы исә ярдәмнәр дәвам иткән очракта аның кемнән килүенең әһәмияте булмавын әйтә.

XS
SM
MD
LG