Accessibility links

Төмәндә Ермакка һәйкәл куярга җыеналар


Cургут шәһәрендә куелган һәйкәл
Cургут шәһәрендә куелган һәйкәл

Августта атаман Ермак Тимофеевичның үлүенә 425 ел тулды. Төмәндә Ермакка һәйкәл кую мәсьәләсе кабат көнүзәгендә. Төмәндәге татар оешмаларыннан моңа карашы әлегә кадәр рәсми белдерүләр булмады.

XVI гасырның 80нче елларында Себергә яу белән барган казакларның башлыгы Ермакка һәйкәл кую мәсьәләсе беренче тапкыр гына куермый. Төмәндә оештырылган Себер татарлары язучылары берлеге рәисе Әнәс Гаитов сүзләренчә, киң җәмәгатьчелек битараф булган очракта һәйкәл куелырга да мөмкин.

“Себердәге хәзерге казаклар руханилар белән бергәләшеп урыс халкының кодрәтен, үзаңын күтәрергә телиләр. Соңгы вакытта православиягә якынлаштылар. Үзләренең тарихларын алга сөрмәкче булалар. Бөек тарихлы халык, язмыш дип үзләрен күрсәтергә телиләр”, ди Әнәс Гаитов.
Ермакның Тагил елгасын кичкән урыны

Гаитов сүзләренчә, бу көннәрдә рәссамнар һәйкәлнең сызымнары белән мәшгуль икән. 1 сентябрьдә араларыннан 5 рәсем сайлап алыначак һәм халыкка тәкъдим ителәчәк. Интернет аша үз фикереңне белдереп булачак.

Себер татарлары язучылары берлеге үз сүзеңне әйтү мөмкинлеге булсын өчен телефон да күрсәтүне сораган булган, әмма аларның теләкләрен исәпкә алмаганнар. Милли җанлы өлкән буын интернет белән алай ук дус түгел бит, ди Гаитов.

“Ермак” исемендәге вакыф та булдырылган


“Ак калфак” Төмән өлкәсе татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Бибинур Сабирова сүзләренчә, һәйкәл куела калса, себер татарлары рәнҗиячәк. Ермак Себер ханлыгын җимергән һәм себер татарларының бөтен тарихи истәлекләрен юк иткән, күп кан койган кеше. Әле бүген дә себер татарлары 425 елдан артык элек булган тарихи фаҗигане оныта алмый.

Себердә милли оешмалар бер-ике генә түгел. Әлегә Ермакка куелачак һәйкәлгә каршылык күрсәтеп рәсми белдерү ясаучылар күренми. Җирле автономия дә, конгресс та, яшьләр оешмалары да дәшми.

“Ризасызлык булса да хәзер дәррәү күтәрелү үтте шикелле. Аерым шәхесләр генә көрәш алып бара. Халык эчтән сыкрана, үзара сөйләшә”, ди Бибинур Сабирова.

Тобол шәһәрендәге Ермак бакчасы
Сабирова сүзләренчә, казаклар һәм руханилар гына түгел, ә Төмән өлкәсендәге Рус мәдәнияте оешмасы җитәкчесе, Төмән дәүләт университеты профессоры Константин Фролов та Ермакка һәйкәл кую өчен янып йөри. Алар апрель аенда “Ермак” исемендәге махсус вакыф та булдырганнар.

Төмән өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ришат Җиһаншин, Бибинур Сабирова сүзләренчә, мин бу проблемага мөнәсәбәттә шәһәр думасында чыгыш ясадым, һәйкәл куелмаячак, дип татарларны тынычландырган булган.

Әмма Әнәс Гаитов сүзләренчә, шәһәр башлыгы Евгений Куйвашев Ермакка һәйкәл куелмаячак дип әйтмәгән. Әле узган атнада гына бер төркем татарлар Куйвашевка кергән булган.

“Куйвашев фикеренчә, Ермакка һәйкәл булмаска тиеш. Ләкин тәрене утыртмакчы булалар, ул аңа ошый шикелле”, ди Гаитов. Шәһәр хакимияте һәйкәлне Ермакка түгел, ә бу урында урыс каласына нигез салучылар: Мясной һәм Сукин истәлегенә баш ию урыны итеп күрә. Гаитов фикеренчә, праваслау руханилары мэрга нык басым ясыйлар, мөгаен.

Чимги-Тораны танырга теләмиләр

Соңгы 20 ел эчендә тарихчылар да, археологлар да, милләтпәрварлар да Төмәнгә кадәр үк монда шәһәр булуны дәлилли. Юл салганда, яисә башка казу эшләре вакытында Чимги-Тора шәһәре корылмалары, башка табылдыклар килеп чыга тора. Әмма өлкә һәм шәһәр хакимияте каланың туган көнен тарихтан, Чимги-Тора телгә алына башлаган вакыттан исәплик, казу эшләре үткәреп бу урынны саклап калыйк, дигән үтенечне ишетмәмешкә салыша.

Ул гына да түгел, моннан берничә ел элек себер татарлары шәһәренең зираты булган урынга тәре дә куелды.

Хакимият әледән-әле халык күңелендәге кылларны чиртеп карый. Мисал өчен, комнан һәйкәл ясаган булганнар инде.

“Русия - рус дәүләте генә дигәнне күрсәтергә тырышу бу. Аны башкача аңларга мөмкин түгел. Моннан ике ел элек шәһәрнең бер ярына комнан ясалган һәйкәл куйдылар. Җәй буе торды ул. Анда киемнәре, калканы белән Ермак һәм аның артында посыбрак тора торган итеп Күчем хан ясалган иде. Халык моңа нинди мөнәсәбәт белдерер дип ачыклыйсылары килдеме. Аны җимерергә теләүчеләр дә булган. Яшертен генә аны саклап торганнар”, ди Бибинур Сабирова.

Себер татарлары Ермакка беренче тапкыр гына каршы тормый инде. Атаклы “Ермак” фильмы төшерелгән вакытта да бер төркем җәмәгатьчелек себер татарларын мыскыллаган, аларны вәхши итеп күрсәткән урыннар булмаска тиеш, дип белдерде. Ул вакытта төшерүчеләр теләкләрнең беркадәрен исәпкә алган иде.

Төмәндә “Ермак” исемле кибет бар. Тобол шәһәрендә “Ермак” бакчасында Ермакка һәйкәл дә тора. Төмән өлкәсендә дә, Уралда да Ермакка истәлекле урыннар җитәрлек. Әле күптән түгел генә Сургутта “Ермак” кунакханәсе каршында һәйкәл дә куелды.
XS
SM
MD
LG