Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һонг Конгда Кытай премьерын тәнкыйтьләгән китап нәшер ителде


Кытай оппозиция вәкиле Юның премьер Вен Җиабаоны кискен телдә тәнкыйтьләгән китабы Һонг Конгта басылды.

Ю Венның соңгы вакытта афәт җирләренә барып, халык белән ихлас очрашмавын әйтә. Ягъни Вен анда халыкны кайгырткан өчен түгел, ә бәлки роль өчен баруын фаразлый. Шуңа күрә китапның исемен дә ул "Кытайның иң яхшы уенчысы: Вен Җиабаo" дип атаган.

Кытай җитәкчелегенә каршы торган 37 яшьлек язучы Ю Җи китабында Венның үзен реформачы кебек күрсәтүе турында бәхәс башлый. Һәм ул Венның асылда бары тик "яхшы уенчы" сәләте белән хакимияткә килүен белдерә.

Ю Кытай башлыгының ил халкы шартларын яхшырту турында биргән вәгъдәләренең "буш" булуын әйтә.

Июль аенда китап авторы Пекинда дәүләт иминлек органнары тарафыннан сорауга тартылган иде.
XS
SM
MD
LG