Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Зөлфәт Хәким – милләткә бүләк!”


Зөлфәт Хәким
Зөлфәт Хәким

Татар дөньясы өчен газиз шәхесләрнең берсе – язучы, заманча милли җырлар иҗат итүче һәм башкаручы талантлы пьесалары, сатирик хикәяләре белән танылган Зөлфәт Хәкимгә 50 яшь тулды. Иҗатлары чәчәк аткан чакта ук андый шәхесләр турында хатирәләр сөйләү хилаф түгел.

Август – Туфан Миңнуллин ае

Август ае табигать һәм техника казалары, ГКЧП оештырылу белән генә тарихка кермәгән. Бу көннәрдә татар җәмәгатьчелеге “тере классик”, күренекле драматург һәм танылган депутат Туфан Миңнуллинның 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Туфан Миңнуллин соңгы дистә елларда тамашачыга һәм укучыга иң таныш, иң кызыклы һәм халыкчан иҗаты белән яхшы таныш. Аның исемен, мөнбәрләрдән һәм экраннардан ярсып чыгыш ясау гадәтләрен, татар театрының рухын һәм мәсләген билгеләүгә керткән иҗатын белмәгән кешеләр сирәктер.

Татар театрында гайрәтле һәм хисчән хатын-кыз образын тудыручы актриса Нәҗибә ханым Ихсанова да шул ук Туфан феноменының бер өлеше буларак кабул ителә. Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның 75 еллык юбилеена, иҗатына багышланган мәкаләләр газетларда зурлап басылды. “Идел”, “Сәхнә” журналларының август саннары заманыбыз классигына багышлана.

Аерым алганда, Туфан Миңнуллинның әсәрләре 2010 елның беренче алты аенда 15ләп театрда 90нан артык тапкыр уйналган! Пьесаларның да саны 15тән артып китә! Төрле чорда иҗат ителгән, төрле эчтәлекле бу әсәрләр бүгенге тамашачының игътибарын яуламаса, репертуарга бу кадәр әсәрне кертеп булмас иде. Шулай итеп, Туфан Туфан инде, аның турында сүз куертып тору да уңайсыз. Чөнки язучылар, әйтүчеләр, зурлаучылар буа буарлык.

Зөлфәт тә классик түгелме?

Ә менә тагын бер “тере классик” Зөлфәт Хәким турында әйтү килешә. Чөнки ул да юбиляр. 50 яшь тулу өлкән коллегасының юбилееннан чирек гасырга кимрәк, шуңа күрә Зөлфәтнең мактаулы исемнәре, данлы һәм шанлы гамәлләре кайтышрак кебек. Ләкин аның "калышуы" һичкенә дә 25 елга түгел. Бәлки күп дигәндә, 4-5 елгадыр. Чөнки Зөлфәт Хәким хәзерге чорда формалашкан яңа буын вәкиле. Аның фикерләре дә, тормышны аңлавы һәм чагылдыруы да башкача. Туфанга хас табигый халыкчанлыктан бигрәк, Зөлфәттән хәзерге инкыйлаб һәм милли фаҗига рухы бөркелеп тора.

Соңгы елларда Туфан Миңнуллиннан кала, Камал театры репертуарында һәм тамашачы йөрәгендә урын тапкан Зөлфәт Хәким иҗаты күпләрне уйландыра, бәхәсләштерә, борчый. Ул күтәргән проблемалар тормышта да, кешеләрнең акыл һәм зиһенендә дә әле дә хәл ителеп бетмәгән. “Телсез күке”, “Мылтык”пьесаларында яңгыраган тормыш хакыйкате хәзерге чорда күңелләрдә яра булып сулкылдый. Заманча кыюлык, милли дәрт һәм шәхси талант энергиясе Зөлфәт пьесаларын социаль-сәяси вакыйга дәрәҗәсенә күтәрә.

Ныклап өйрәнерлек шәхес

Зөлфәт Хаким иҗатын драматургия театр сәнгате, әдәбият гыйлеме тарих, этнология кануннарыннан чыгып, фәнни яктан өйрәнүчеләр бармы икән? Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның шигъриятенә багышланган фәнни конференция һәм аның йомгаклары басылган китап чыккан иде. Бу “тере классиклар” өчен үзенчәлекле үрнәк. Ләкин мондый гамәлләрне кабатлау җиңел түгелдер.

Зөлфәт Хәким һәм аның әсәрләре 20нчы гасыр ахырында һәм 21нче гасырның башында татар милли күтәрелешенең, чишелмәгән төеннәренең энциклопедиясе буларак, тарихка кереп калачак. Бүгенге елъязма, замана репортажы жанрында иҗат ителгән бу әсәрләр, очып барган кош кебек, хәрәкәт статусында яши.

Җырлар тудыручы

Ә бит Зөлфәт Хәким милләт, тормыш, мәхәббәт турында иң затлы, иң популяр җырлар авторы Һәм аларны башкаручы. Ул ничәмә еллар буе гитарасын күтәреп, сәхнәгә чыга һәм бер үзе меңнәрчә тамашачыны сихерли. Мондый шигъри текстларны, аның мондый интонация һәм тавыш белән җырлавы кешене тетрәндерә, үзенең хис һәм фикеренә буйсындырып куя.

Зөлфәт Хәкимнең шигырь һәм җыр иҗаты үзе генә дә аны иң билгеле шәхесләр рәтенә кертер иде. Әмма Зөлфәтнең драматургиясе эстрада һәм җыр “реклама”сыннан башка да шул ук югары дәрәҗәдә кабул ителер иде. Димәк, ул ике төрле сәнгатьтә дә иң югары биеклеккә үрләгән кеше. Чыннан да, гаҗәпләндерә торган факт бу.

Камал театры аны эшкә чакырган


Бу хатирәләр Зөлфәт Хәким иҗатының чишмә башын күрсәтергә тиеш. Галиәскәр Камал исемендәге театр җитәкчесе Шамил Закировтан хатирәләр сөйләтү яки яздырып алу урынлы булыр иде. Ул Зөлфәтне телевизорда да милләт турыда җырлаганын күреп, аны Камал театрына чакырып китерә һәм драматург буларак эшкә ала. Әле бер генә пьеса да язмаган кешене! Зөлфәтнең таланты, милләткә һәм тормышка карашы Шамил Закировны һәм Марсель Салимҗановны менә шундый сәер гамәлгә этәргән.

Бу 1992 елда булган хәл. Төгәлрәк итеп тә белешергә мөмкин. Зөлфәтнең беренче пьесасы буенча куелган “Су төбендә сөйгәнем” спектакле 1993 елда тамашачыга тәкъдим ителгән. “Килә ява, килә ява”, ”Кишер басуы”, “Карак”, “Күрәзәче”, “Телсез күке” кебек әсәрләр бүгенге татар мәдәниятенең иң танылган, иң югары казанышлары исемлегендә. Димәк, талантлы язучыга игътибар итеп, эш кушып, илһамландырып торучы режиссер һәм театр җитәкчесе Зөлфәтнең потенциалын күреп ялгышмаганнар.

Барсларның милли дискы Зөлфәттән башлана

Зөлфәт хакында төпле фәнни һәм аналитик хезмәт кирәк. Зөлфәт җырлары, аның аудио-видео язмалары шулай ук тарих күзлегеннән карап бәяләнергә тиештер. Ике генә факт. “Барс медиа” компаниясенең иң беренче лазер тәлинкәсе, ялгышмасам, “Сентябрь алмалары” дип атала.

Зөлфәт Хәким башкаруында аның җырлары татарча СD дискының беренче үрнәге буларак тарихка кергән. Икенче факт - Зөлфәт Хәкимнең “Газиз халкым” дигән җыры. Дистә елдан соң да ул бәгырьне турый торган һәм милләткә хезмәт итәргә өнди торган өр-яңа җыр булып яши.

Исемдә калганнар

Кызганыч, Шамил Закиров мемуар язмаган кебек үк, мин дә бу эшкә тотынмадым әле. Марсель Салимҗанов һәм Шамил Закиров Зөлфәтне ул вакыттагы Тинчурин театры тирәсеннән Камал театрына чакырып алсалар, яңа туып килүче “Идел” журналы редакциясе Зөлфәтнең әдәби иҗатка иң беренче адымнарына шаһит. 1989 елның язында Зөлфәт Хәкимханов исемле озын буйлы егет безгә эшләргә теләк белдерде. Ул моңа кадәр үзенең филармониядә эшләп, гитарада үзе уйнап, үзе җырлар йөрүе турында әйтте. Ничек, нәрсә турында җырлаганын ул вакытта без белми идек.

Карл Маркс урамында комсомолның өлкә комитеты урнашкан бина Милли китапханәгә бирелгәч, ремонт кергән бүлмәләрнең берсендә “раскладушкада” йоклап, яшәп ятканы, ә мин баш мөхәррир, яңа хезмәткәрне сәясәт, яшьләр һәм комсомол турында яздырырга үгетләгәнем хәтердә калган.

Минем цензура корбаны


Әлбәттә, мин аны сәяси публицистика читлегенә яба алмадым. Зөлфәт матур татар теле белән кыю фикерле хикәяләр язарга омтыла иде. “Эмигрант хаты” дигән хикәясе озак вакытлар сәхнәдән укылды. Чыннан да, заманча һәм көлке хикәя ул.

Күптән түгел Зөлфәткә шул чакларны һәм әлеге сатирик хикәяне мактап искә алгач, ул үзе мине шаккатырган ачыш ясады. Шушы җилле хикәяне мин “Идел” журналында бастырып чыгармаганмын. Бу фактны мин хәтерләмим. Бәлки булгандыр андый хәл. Әмма “Идел”нең беренче саннарыннан соң ук көнләшүләр, шикаятьләр, тикшерүләр башланган чорда мәкалә басуны бәлки кичектергәнмендер. Баш мөхәррирләрнең ничек итеп баланс сакларга, обкомга чакыргач, шома һәм дөрес егет булып күренергә тырышканы сер түгел...

Елмаюның төрле мәгънәсе


ГКЧП көннәрендә Зөлфәт белән “Казан” Милли мәдәни үзәгендә күрше бүлмәләрдә эшли идек. Партия милке булган Ленин мемориалы бинасында һәр ишек төбенә милиция куелды. Башта ГКЧП тәртибен саклар өчен, путчистлар куылгач, партия “корткычлыгын” тикшерер өчен.

“Ватан” җәмгыятенең кассасын милиция һәм депутатлар чолганышы аша урамга чыгарып йөргәндә, Зөлфәт мине күреп алды. Берәр атнадан ул минем күзгә карап: “Ә бит син теге көнне елмаеп йөредең”, диде. ГКЧП килгәч шатланучылар булгандыр, әлбәттә. Минем бөтен игътибарым Кара диңгез аша татар җилкәнчеләрен Төркиягә озату, “Ватан” җәмгыяте милкен коткарып калуга юнәлгән иде. Зөлфәт Хәким шул вакытта минем серле кылануымны сизгән... Ходай кушса, бу чорлар турыда соңрак тәфсилле хатирәләр язар идем.

Әйе, Зөлфәт Хәким сизгер, үткен, туры сүзле, кайвакытта кызу һәм дуамал холыклы, ихлас һәм рентген күзле, ниндидер “супертикшерүче”ләрчә үтәли күрүче кеше. Аның белән эшләү җиңел түгелдер. Ул хәтта Татарстан язучылар берлегенә әгъза булып та кермәгән! Күрәсең, аның карашлары һәм мөстәкыйль фикерләве гадәти ыгы-зыгылар тәртәсенә сыймыйдыр.

Ләкин Зөлфәт чыннан да заманча һәм классик язучы. Ул хәзер үк тарихка кергән. Аның капризлары, ялгышулары булырга мөмкин. Әмма ул Зөлфәт Хәким. Сирәк талант, үзенчәлекле шәхес, замана көзгесе. Шамил Закиров әйтмешли, ходайның татар халкына биргән бүләге.
XS
SM
MD
LG