Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәм азанын Мәскәүнең бөтен җирендә ишетеп булачак


Мәскәү мэры Юрий Лужков фәрманы белән, Русия башкаласында бәйрәм вакытында азанны мәчеттәге тавыш көчәйткеч аша һәр якка ишетү мөмкин булачак.

Шәһәр хакимияте рәсми интернет сәхифәсендә әлеге карар турында Лужковның Русия мөфтиләр шурасы тәкъдимен кабул итүен белдерде.

Мәскәү шәһәр хакимияте моннан элек мөселманнарның изге көннәрендә мәчет тирәсендә аракы сатуны да тыйган иде.
XS
SM
MD
LG