Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике Рөстәм дә соңгы президент була ала


Рөстәм Миңнеханов, Эдуард Кокойты, Рамзан Кадыйров
Рөстәм Миңнеханов, Эдуард Кокойты, Рамзан Кадыйров

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның президент атамасыннан баш тартырга кирәк дигән фикерен Төньяк Кавказдагы барлык республика башлыклары да бертавыштан хуплады. Мәскәү хакимияте күңеленә бу хуш килә, ул бу мәсьәләгә Башкортстан белән Татарстан җавабын көтә.

Әлеге сорау берничә ел элек күтәрелсә, татарстаннар һичшиксез президент атамасы калырга тиеш дияр иде. Чөнки төбәк җитәкчеләрен президент дип атау нәкъ менә 1990 елда Миңтимер Шәймиевне Татарстан президенты, ә аннары Мортаза Рәхимовны Башкортстан президенты итеп билгеләүдән башланды. Бу ике башлык та 20 ел җитәкчелек итү дәверендә һәрдаим үз постларын саклап калырга тырышты. Азатлык радиосына биргән соңгы әңгәмәсендә элекке президент Миңтимер Шәймиев "Сез Татарстанның өченче президенты да булыр дип уйлыйсызмы?" дигән сорауга "Гомергә булыр дип уйлыйм" дигән иде. Аның фикеренчә, әгәр дә Русия демократик юлдан барасы итсә, Татарстан президенты атамасына кагылырга тиеш түгел, бу Татарстанның үз эше.

Сайлау мөмкинлеге калмаячак


Хәзер инде ике республикада да башлык үзгәрде. Казан дәүләт технология университетындагы сәясәт белгече Сергей Сергеев фикеренчә, Рөстәм Хәмитов та, Рөстәм Миңнеханов та президент атамасын бетерүгә каршы чыкмас.

Сергей Сергеев
“Хакимият Кавказ төбәкләреннән башлады. Татарстан белән Башкортстан азакка калдырылды. Бөтен төбәкләр дә президент атамасыннан баш тарткач, Татарстан белән Башкортстан да бу юлдан атларга мәҗбүр булачак. Төбәкләрдә президентларны бетерү турында күптәннән сөйлиләр. Бу эш Владимир Путинның максаты. Әлеге фикерне ул 2001 елда ук яңгыратса да, башта ашыкмады, әмма әкрен генә үзенекенә ирешә бара. Минемчә, Русия Думасының алдагы сайлауларына кадәр Татарстанда да инде президент атамасы кулланылмый башлар”, ди Сергеев.

“Президент булмаса, хан булыр, вәкаләте генә кысылмасын”

Русия Дәүләт Думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин президент атамасының бетерелүеннән зыян күрми. Республика җитәкчесенең вәкаләтләре генә кысылмасын иде, ди ул.

“Татарстанда бу мәсьәләдә каршылык булмас дип уйлый. Президент сүзе урысныкы да, татарныкы да түгел. Президент хәтта Русия башлыгына да туры килми. Татарның шах, хан, падишаһ, патша, рәис, әмир дигән җитәкче исемнәре бар. Нигә шуларның берсе белән атамаска. Башлыкның исемен ничек кенә атасалар да, иң мөһиме аның вазыйфаларын кыскарту булмасын. Алай гына да түгел, бездән тартып алганын да кире кайтарырга вакыт. Татарстанда президент инде күптән юк. Өстән билгеләп куелган кеше президент түгел, ә "начальник" була. Безгә башлыкны кире сайлап куелуны кайтарырга кирәк.
Фәндәс Сафиуллин

Минемчә, Русия барыбер элекке хәленә кайтачак. Соңгы вакыттагы янгыннар шуны күрсәтте. Мәскәүдә утырып кына төбәктәге мәсьәләләрне хәл итеп булмый. Җаваплылык төбәкләрнең үзендә. Башлыкны билгеләп кую, халыкка ышанмау дигән сүз. Әмма ил үз халкына ышанмыйча яши алмый. Минемчә, Русия үз халкына ышанырга мәҗбүр булыр. Татарстаннар да үз ханнарын үзе сайлауга кайтыр дип өмет итәм”, ди Сафиуллин.

Президент атамасын бетерү белән тиз генә ризалашса, бу Татарстанның Русиягә күбрәк буйсына башлавын аңлатачак.
Президентлы республикалар:
  • Адыгей
  • Башкортстан
  • Бурятия
  • Дагыстан
  • Ингушетия
  • Кабарда-Балкар
  • Карачай-Чиркәс
  • Татарстан
  • Мари Иле
  • Саха (Якутия)
  • Тыва
  • Удмуртия
  • Чечня
  • Чуашстан

Сергей Сергеев исә, Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнехановның Русия сыбызгысына биемәвен әйтә. Аныңча яңа президент тулысынча либераллар яклы түгел. “Миңнеханов технократик сәясәт алып бара. Ул Татарстаннан технологик яктан алга киткән төбәк ясарга тели”, ди Сергеев.

Дәүләт Думасының конституция кануныйлыгы комитеты башлыгы Александр Москалец исә, “Коммерсант”ка биргән әңгәмәсендә, Рамзан Кадыйровның мондый мөрәҗәгать белән чыгуында яңалык күрмәвен әйтә. Аның сүзләренчә, федераль канунчылыкта төбәк җитәкчеләре президент дип түгел, ә субъектның югары җитәкчесе дип атала. Һәр төбәк җитәкчесе бер хокукта булырга тиеш, исеме кем дип аталса да, мөһим түгел, ди Москалец.

Билгеле булганча, төбәк җитәкчеләрен президент дип атамау мәсьәләсен ярты ел элек Русия Дәүләт Шурасы утырышында Дәүләт Думасы спикеры Борис Грызлов кузгатты. Русия президенты Дмитрий Медведев исә ул вакытта, бу мәсьәләне икенчел дип атап, төбәкләргә берничә җитәкче атамасы арасыннан кайсы ошый, шунысын үзләренә сайлап алу турында әйткән иде.

14 президент исем алмашынуны көтә


Кайбер сәясәт белгечләре исә, президент атамасын юк итү мәсьәләсенә җиңел карарга ярамый ди. Бүген Русиядәге 14 республикада президент җитәкчелек итә. Тикшерүләр күрсәткәнчә, президент исемен алмаштыру кыйбатка төшә ала. Әлегә 10 миллион сум турында сөйлиләр. Әмма Русиядә бу аргумент түгел - хакимият теләге булса, акчасы шунда ук табыла. Шуңа күрә Рамзан Кадыйровның тәкъдимен Кавказ республикалары да, Мәскәү кирмәне дә үз итте.
XS
SM
MD
LG