Accessibility links

Төркмән президенты: "Миңнеханов килә, китегез!"


Төркмәнстан башлыгы Корбангули Бирдемөхәммәдов һава аланында Рөстәм Миңнехановны каршылый
Төркмәнстан башлыгы Корбангули Бирдемөхәммәдов һава аланында Рөстәм Миңнехановны каршылый

16 августта Казанга Татарстан белән сәүдә мөнәсәбәтләрен ныгыту турында сөйләшер өчен Төркмәнстан делегациясе килде. Аны премьер-министры Назаргули Шагулаев җитәкли. Аңа кадәр, август башында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанда ике көнлек сәфәрдә булган иде. Хәзер шул сәфәрнең кайбер әйтелмәгән детальләре беленә башлады.

Президент Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанда 1-2 августта булган иде. Шул вакыйгадан соң инде күпмедер вакыт узды, хәзер очрашуның “үзенчәлекле” яклары турында хәбәрләр күренә башлады.

“Хроника Туркменистана” дигән хокук яклаучы басма язуынча, 31 июльдә Хәзәр (Каспи) диңгезе ярындагы Аваза ял итү мәйданының “Хазына” кунакханәсендә ял итүчеләргә бүлмәләрен кичекмәстән бушатуны таләп итәләр һәм чын мәгънәсендә урамга куып чыгаралар. Алдан түләп куйган акчаларын да бирмиләр.

Кунакханәне туристлардан чистарту Төркмәнстан башлыгы Корбангули Бирдемөхәммәдов боерыгы белән эшләнә. Шундый сәер гамәлгә баруның сәбәбе - президентка 1-2 августта "Хазына" кунакханәсендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны, “Итера” ширкәте башлыгы Игорь Макаровны, АКШ дәүләт департаментының махсус илчесе Ричард Морнингстарны кабул итәргә урын кирәк була.

Очрашулар үткән “Хазына” кунакханәсе



Урамда калган ял итүчеләр хакимиятнең Миңнехановны кабул итәргә алдан ук әзерләнмәвенә, ял итүчеләрне кисәтеп куймауга аптырашта калган. Татарстан кунаклары төркмән ягының болай "зурдан" әзерләнүен белми дә калгандыр. Әмма ял итүчеләргә каршы бу башбаштаклык Татарстаннан килгән кунакларны кабул итүгә бәйләп аңлатыла.

Аваза ял үзәге Төркмәнбашы (элекке Красноводски) шәһәреннән 20 чакрымда ята, хакимиятләр аңардан халыкара дәрәҗәдәге курорт ясарга тели.

Үзендәге авторитар хакимияте белән танылган Төркмәнстанда президент Бирдемөхәммәдов та халык белән исәпләшми, анда кеше хокукларын тупас боза, иреклекләрне бастырып килә дип зарланалар Төркмәнстандагы һәм аннан читтәге кеше хокукын яклаучылар.

Татарстан Төркмәнстан белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырыша, бигрәк тә сәүдә өлкәсендә. 2008 июнендә президент Бирдемөхәммәдов Казанда булып китте, анда аңа хәтта Казан дәүләт университетының хөрмәтле докторы дигән диплом бирелде.

18 августта Төркмәнстанның шушы халыкара курортында "Аваза-2010" дигән җыр фестивале ачыла. Татарстаннан анда "Казан егетләре" төркеме катнашачак.
XS
SM
MD
LG