Accessibility links

Милли музыка тарихчысы китте


Зәйнәп Хәйруллина һәм аның иптәше Җәүдәт Айдаров
Зәйнәп Хәйруллина һәм аның иптәше Җәүдәт Айдаров

Салих Сәйдәшев, Гөлсем Сөләйманова, Мәрьям Рахманкулова замандашы, милли музыка тарихчысы, элекке “Татарстан” радиосының әдәбият-сәнгать тапшырулары мөхәррире Зәйнәп Хәйруллина вафат булды.

Зәйнәп Хәйруллина белән бергә тулы бер чор да китеп бара, дип әйтә музыка белгечләре. Җырчы һәм музыка белгече, аның белән бергә эшләгән Рафаэль Ильясов аны бик җылы сүзләр белән искә ала:

“Зәйнәп Хәйруллина дигәч, минем күз алдыма безнең сәнгатебезнең барлыгына, аның үсешенә нык ярдәм иткән шәхес килеп баса. Ул музыка дөньясында иң мәгълүматлы, иң күп хезмәт куйган кеше иде. Ул композиторларның, җырчыларның киңәшчесе, дусты, сердәше булды. Мәсәлән, ул “Татарстан” радиосының ул чордагы солисты Гөлсем Сөләймановага репертуарын сайларга, башка мәсьәләләрдә ярдәм итеп килде. Зәйнәп Хәйруллинаның китүе - милли сәнгатебез өчен зур югалту. Без аны бик озак сагынып яшәячәкбез.

Ул Гөлсем Сөләйманова, Шафика Котдусова, Мәрьям Рахманкулова, Усман Әлмиев һәм башка җырчылар турында мәгълүматлы тапшырулар әзерләде. Алар радио архивында саклана. Зәйнәп Хәйруллина Салих Сәйдәшевны һәм башка композиторларны якыннан белә иде. Аның мәкаләләре, тапшырулары, чыгышлары аша милли музыка тарихы тулысынча күз алдына баса. Бүгенге көндә аның бу эшен шул ук дәрәҗәдә дәвам иттерүчеләр юк, кызганычка", ди Рафаэль Ильясов.

Музыка белгече Зәйнәп Хәйруллина 1916 елда туган. Ул ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1932-58 елларда Татарстан радиосында диктор, мөхәррир, әдәбият-сәнгать тапшырулар җитәкчесе булып эшли. 1958-61дә Казан телевидение студиясендә директор, мөхәррир, 1962-73 елларда ТАССР Композитор берлегенең җаваплы сәркәтибе вазыйфасын алып бара.

Бер үк вакытта ул 1944-76 да Татар дәүләт филармониясендә концерт программаларын алып баручы һәм лектор булып эшли. Татар музыка культурасына караган хезмәтләр авторы.

Зәйнәп Хәйруллина тормыш иптәше, музыкант Җәүдәт Айдаров җирләнгән Балтач районында күмелде.
XS
SM
MD
LG