Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Хәмитов: Башкорстанда укытучылар саны кирәгеннән артык


Башкортстан укытучыларының август киңәшмәсе узды. Чара Чакмагыш, Бүздәк, Шаран һәм Туймазы районнарында үтте. Пленар утырыш Чакмагышта узды. Киңәшмәдә президент Рөстәм Хәмитов та катнашты.

Татар иҗтимагый үзәге киңәшмә узачак бина янында пикет үткәрергә җыенуын ирештергән иде. Ул чакта конференция Бүздәктә булачак дип хәбәр иткән иделәр. Бүздәккә бару өчен бер төркем төзелде. Соңгы көннәрдә утырыш Чакмагышка күчерелде. Канун буенча пикет үткәрү турында оештыручылар хакимияткә өч көн алдан хәбәр итәргә тиеш. Бу өч көн калмау сәбәпле, пикет узмады. Татар иҗтимагый үзәге бер вәкилен чарада чыгыш ясарга җибәрергә җыенса да, бу да сүздә генә калды.

Конференциядә Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов та катнашты һәм чыгыш ясады. Ул 50 мең балага балалар бакчасы җитмәүгә, җөмһүрияттә федераль университет булмауга борчылу белдерде. Мәгарифкә кагылышлы саннар китерде. Аның сүзләренчә, ун ел элек 5тән алып 14 яшькәчә балалар саны 700 мең булса, бүген – 450 мең. Шуңа мәктәпләрнең санын арттыру дөрес түгел.

Кайбер күрше төбәкләрдә укытучыларның хезмәт хакы 15-18 мең сум, Башкортстанда – 10 мең. Моны президент укытучыларның кирәгеннән күп булуы белән аңлатты. Аның сүзләренчә, бүген республикада 45 мең укытучы белем бирә, ә чынлыкта 15 меңгә азрак булырга тиеш.

Конференция алдыннан президент интернет аша мәгарифкә кагылышлы тәкъдимнәр кабул итүен ирештергән иде. Аңа башкорт телен мәҗбүри укытуга каршылык белдереп, хат җибәрүчеләр дә булган. Ләкин бу мәсьәлә конференциядә күтәрелмәде.
XS
SM
MD
LG