Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уен гына димәгез


Шамил Камалов
Шамил Камалов

Компьютер һәм интернетта уеннар белән артык мавыгу зыянлымы? Игромания чире дәваланамы? Дистә еллар буе бер үк уен белән мавыгучы кешеләр үзлүрен ничек хис итү?

Геймерлар – компьютер уеннарына мөкиббән кешеләр. Мониторга текәлеп утыручы яшьләргә әти-әниләре бик аңлап карый кебек. Улым эчми, урамда болганып йөрми, өйдә тәртипле генә компьютерда уйнап утыра дип үзләрен юата алар. Чынлыкта компьютер уеннары шактый куркыныч нәрсә. Компьютерда уйнауга күпме вакытны сарыф итәргә? Башны ничек югалтмаска? Бу турыда Казан федераль университетының 1 курс студенты, көн саен берничә сәгать вакытын интернет-уеннарга сарыф итүче геймер Шамил Камалов:

“Геймер” дигән сүз инглизчә gamer, ягъни «уенчы» дигәнне аңлата.

Геймерларны аерым бер субкультура дип буламы?

Буладыр. Субкультура эчендәге субкультура да булырга мөмкин.

Компьютер уеннары бик күп. «Пасьянс», «Сапёр»дан алып катлаулы стратегияләргә кадәр. Аларны ничек тә булса классификацияләп буламы?

Төрле кеше төрлечә карый. Шулай да бу уеннарны ике төрле итеп бүлсәк, дөрес булыр иде. Беренчесе – жанрлар буенча бүлү, икенчесе – интернетлы һәм интернетсыз уйнауга карап. Шул ук вакытта интернет аша уйный торган уеннар үзләре үк бүленә. Берәүләренә программа кирәк була, икенчеләре браузер аша гына уйнала.

Син кайсыларын күбрәк яратасың?

Вакыт кысан булса – браузердан уйный торганнарын гына ачам. Ә ешрак программалы уеннарны уйныйм.

Кайбер уеннарның бер циклын айлар, хәтта еллар буе уйныйлар. Синең мондый тәҗрибәм бармы?

Әйе. Бер уен белән ел ярым янып йөргән идем. “Травиан” дип аталган браузер уены ул. Меңәрләгән кеше он-лайн режимда уйный. Син үз авылыңны төзисең, кешеләреңне күбәйтәсең, империя төзергә омтыласың, ахыр максат – дөнья могҗизасын булдыру.

Уеннарга күпме вакытыңны сарыф итәсең?

Төрлечә булгалый. Әни өйдә булмаганда хәтта 5-6 сәгать тә утырырга мөмкинмен (көлә).

Бу вакыт эчендә күпме акча эшләп булыр иде, күпме файдалы гамәлләр кылып...

Шулай инде. Уеннар вакыт уздыру өчен уйлап табылган инде алар.

Уенны җитештерүчеләр аны кеше зиһенен арттыра дип сөйли. Ышанасыңмы моңа?

Реклама чеп-чи ялган гына була алмый. Мин уйлыйм, уеннар ул беренче чиратта акча эшләү өчен уйлап табылган әйбердер. Файданы җитештерүчеләр генә ала. Ә кулланучы мокыт хәлендә кала.


Физика, химия кебек җитди фәннәрдә укучы студентлар еш кына компьютер уеннары белән артык мавыгып укуларыннан куылалар икән. Син Физика факультетында укыйсың. Кумыйлармы әле?

Һәр кешенең үзеннән тора. Бездә уку җиңел түгел. Шуңа күрә вакытны үзең өчен дөрес бүләргә кирәк. Он-лайн уеннар белән мавыгучы бер төркемдәшебезне кудылар. Төне буе уйнап, иртә белән тора алмый иде мескен.

Дусларың арасында интернет уеннар белән мавыгучылар күпме?

Дусларымның шактый зур өлеше шул уеннардан барлыкка килде дә инде. Уеннар таныштыра, аралаштыра, яңа контактлар булдырырга ярдәм итә. Уеннарда кешеләрнең холыклары сынала, шулай итеп үзеңә тиң дуслар табасың.

Психологлар игромания дигән күренешне наркомания белән бер рәткә куя. Дөресме бу, ничек уйлыйсың?

Бер рәткә үк кую кирәкмәстер. Ләкин моны чир дип атау дөрес. Әлбәттә инде, “ломка”, махмыр кебек нәрсәләр күзәтелми монда. Әмма күңелсезләнү, үзеңә урын таба алмау кебек “симптомнар” була.

Әгәр аны чир дип атыйбыз икән, димәк, дәвалау ысуллары да булырга тиештер?

Минемчә, компьютерны шундук сүндереп куярга кирәкми, ә уйнау “дозаларын” киметергә кирәк. Шулай ук сукыр булмаган кеше дөньяның башка матурлыкларын күрә белергә тиеш.

Шундый очраклар бар, кайбер геймерлар аңнары белән уеннан чыга алмыйча, реаль тормышта канкоеш ясый. Бу инде җәмгыятькә чын-чынлап куркыныч тудыра бит.

Бу кешеләр үзләре психик яктан тотрыклы булмагандыр. Эш уенда гына түгелдер, дип уйлыйм. Компьютер булмаса, аларга башка нәрсәләр йогынты ясаган булыр иде. Әйтик, шул ук субкультуралар.

Бүгенге яшьләрнең күбесе сәясәт, фән, социаль өлкәләрдә бик пассив. Бу уеннар яшьләрнең миен тагын да томалау, зомбилаштыру өчен махсус уйлап табылмаган микән?

Бу минем өчен артык катлаулы сорау. Белмим. Юктыр. Берәүләргә уен тәэсир итә, икенчеләргә итми. Бу максатларда башкарак, җиңелрәк ысуллар бар. Мәсәлән, телевизор.

Тәмле әйбер күп булмый, ди татар. Һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш. Бу аеруча компьютер уеннарына кагыла. Виртуаль дөньяга кереп китеп, реаль дөньябызны онытмыйк.
XS
SM
MD
LG